Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
10 гыйнвар , 20:06

Ике чишмә. Аяныч мәхәббәт тарихы

Сөйгән ярлар, тау башыннан сикереп, чарасызлыктан үз-үзләрен һәлак итәләр.

Ике чишмә. Аяныч мәхәббәт тарихы
Ике чишмә. Аяныч мәхәббәт тарихы

Бу чишмәләр Ярмәкәй районының Түбән Карамалы авылы тирәсендә урнашканнар, икесе дә Үксез таудан бәреп чыгалар. Аларның тарихы мондый.

Борын заманда авылыбызда Миңсылу исемле кыз яшәгән. Ул үзенең уңганлыгы, чибәрлеге белән еракларга дан тоткан. Бу сылуга яучылар күп килгән, ләкин кыз беркемгә дә кияүгә чыгарга риза түгел икән. Чөнки авылда аның яратып йөргән егете булган.

Яшьләр ата-аналарыннан өйләнешергә ризалык сорагач, Миңсылуныкылар каршы төшә. Егет белән кыз качып китәргә булалар. Бастыра чыккан кешеләр аларны “Үксез тау”да куып җитәләр. Сөйгән ярлар тау башыннан сикереп, чарасызлыктан үз-үзләрен һәлак итәләр. Аларны җирләп, берничә көн үткәч, “Үксез тау”дан ике чишмә бәреп чыга. Бер чишмәнең суы мулрак, икенчесенеке әзрәк була. Алар бергә кушылып, Үксез күлгә коялар.

(1998 елда Башкортстанның Ярмәкәй районы Түбән Карамалы авылында Шәйхебҗан Гатауллиннан БДУ студенты Алия Мөхәммәтҗанова язып алган.)

Фото: https://ru.freepik.com/

Ике чишмә. Аяныч мәхәббәт тарихы
Ике чишмә. Аяныч мәхәббәт тарихы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: