Бу чишмәләр Карамалы авылы тирәсендә урнашканнар, икесе дә Үксез таудан бәреп чыгалар. Аларның тарихы мондый.
Борын заманда авылыбызда Миңсылу исемле кыз яшәгән. Ул үзенең уңганлыгы, чибәрлеге белән еракларга дан тоткан. Бу сылуга яучылар күп килгән, ләкин кыз беркемгә дә кияүгә чыгарга риза түгел икән. Чөнки авылда аның яратып йөргән егете булган.
Яшьләр ата-аналарыннан өйләнешергә ризалык сорагач, Миңсылуныкылар каршы төшә. Егет белән кыз качып китәргә булалар. Бастыра чыккан кешеләр аларны “Үксез тау”да куып җитәләр. Сөйгән ярлар тау башыннан сикереп, чарасызлыктан үз-үзләрен һәлак итәләр. Аларны җирләп, берничә көн үткәч, “Үксез тау”дан ике чишмә бәреп чыга. Бер чишмәнең суы мулрак, икенчесенеке әзрәк була. Алар бергә кушылып, Үксез күлгә коялар.
(1998 елда Ярмәкәй районы Түбән Карамалы авылында Шәйхебҗан Гатауллиннан Алия Мөхәммәтҗанова язып алган.)
Фото: famt.ru