Элек авылда Тәлгат дигән егет яшәгән. Аның сөйгән яры Рәхилә исемле бер чибәр кыз була. Беркөнне Тәлгат печәнгә китә. Печәнне чабып, арбасына төйи дә, авылга кайтып, арбасын ихатага кертеп куя. Шулчак моның печәнен кәҗәләр ашый башлый. Тәлгатнең ачуы килә, һәм ул сәнәк белән кәҗәләрне куарга тотына. Сугам дип, ул ялгыш бер кәҗәне сәнәк белән казый. Карап торган кешеләр: “Сине төрмәгә утыртырга кирәк!” – дип кычкырыша башлыйлар.
Икенче көнне иртән Тәлгат, балтасын алып, йөз яшьлек карама агачы янына килә. Ул кәгазьгә үзенең гаебе турында язып, шушы агач төбенә күмеп куя. Менә нәрсә язылган була анда:
Рәхилә, миннән калдың,
Яңа ярлар сөярсең.
– Исәр ярым асылынган
Карамага, – диярсең.
Таңнар аткач, баулар алып,
Мендем карама башына.
Алты кило кәҗә җитте
Минем газиз башыма.
Шуларны язгач, Тәлгат кызыл шарфы белән карамага асылынып үлә. Халык аңа багышлап бәет чыгара.
(1998 елда Авыргазы районы Ишле авылында Әкрам Кадергуловтан (1928 елгы) Рәзилә Әрдәширова язып алган.)
Фото: https://i.mycdn.me/i?r