Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
19 сентябрь 2021, 18:08

Элвин Грей башлы-күзле булды

Уфада башкорт һәм татар эстрадасы җырчысы Элвин Грей тәхәллүсе белән йөргән Радик Юльякшинның һәм аның кәләше Инзилә Фәтхетдинованың никахлашу тантанасы булды.

Элвин Грей башлы-күзле булды
Элвин Грей башлы-күзле булды

 


Уфада башкорт һәм татар эстрадасы җырчысы Элвин Грей тәхәллүсе белән йөргән Радик Юльякшинның һәм аның кәләше Инзилә Фәтхетдинованың никахлашу тантанасы булды. Никахны алар ел башында ук Казанда уздырган иделәр, ә туйларын Уфаның “Торатау” конгресс-холлында үткәрергә карар кылганнар. Мондый танылган шәхеснең бу чарасы кыйммәтле бүләксез дә була алмый инде. Аның продюсеры яшьләргә 20 миллион сум торган GLS 600 модельле “Майбах” машинасы бүләк иткән.

Бәйрәм чарасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, җырчылар Салават Фәтхетдинов, Данир Сабиров, Зәйнетдин, Ришат Төхвәтуллин һәм Айдар Галимов та булган. Алар туйда күңел ачып кына калмыйча, үзләренең популяр җырларын да башкарганнар.


Фото: m.business-gazeta.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: