Турнирның географиясе киң: Уфага Испания, Аргентина, Грузия, Казахстан, Молдавия һәм Беларусь вәкилләре киләчәк. Россия падел туры тарихында беренче тапкыр бразилияле спортчы – Ракель Пильтшер чыгыш ясаячак. Ул яхшы формада: узган атнада Мисырда узган FIP Bronze турнирында җиңү яулады, ә моңа кадәр Франциядәге абруйлы FIP Platinum ярышында ярымфиналга кадәр барып җитте. Кызыклы факт: аның соңгы вакыттагы пардашы – аргентиналы Дайара Валенсуэла да Уфага киләчәк. Әмма алар төрле парларда чыгыш ясаячак: Пильтшер Варвара Попова белән, ә Валенсуэла Полина Юмашева белән уйнаячак.
Хатын-кызлар турнирында төп фаворитлар дип Россиянең беренче ракеткалары Вилена Петрова белән Влада Кутузова санала. Алар Казанда узган РПТның беренче этабында җиңүче булган иде. Ир-атлар арасында да киеренке көрәш көтелә: Уфада узган этап финалистлары — Дмитрий Мягков / Евгений Данилов һәм Николай Манюков / Максим Колобов (Екатеринбург, РМК академиясе) янәдән очрашачак.
Җирле җанатарлар да үз спортчылары өчен “авырый” алачак: турнирда Башкортстан данын яклаучы биш уенчы катнаша. Ярышларга бару өчен турнирның рәсми сайтында алдан теркәлү кирәк.
Төп ярышлар белән беррәттән, Уфада RWB компаниясе ярдәмендә «Паделның киләчәге» исемле яшүсмерләр турниры да узачак. Яшь спортчылар 12, 14, 16 һәм 18 яшькә кадәрге дүрт категориядә иң көчлеләрне ачыклаячак.
Моннан тыш, балалар өчен RWB Padel Start акциясе оештырыла: профессиональ тренерлар җитәкчелегендә ачык күнегүләр узачак, анда теләгән һәркем падел-кортта үз көчен сынап карый алачак.
Белешмә өчен: Россия падел туры (РПТ) — Россия Падел федерациясе оештырган элиталы турнирлар сериясе. Сезонга югары категорияле 6 турнир керә, җиңүчеләр 1500 рейтинг очкосы ала.
Фото: https://rpf.timepad.ru