Барлык яңалыклар
Спорт
14 февраль , 21:16

Йодрык сугышы карыйсызмы?

Бүген Уфа йодрык сугышлары башкаласына әверелде.

Йодрык сугышы карыйсызмы?
Йодрык сугышы карыйсызмы?

Әле Башкортстан башкаласында PRIME FL лигасының зур турниры уза. Кич буена Спорт сараенда дөньядагы иң киеренке һәм тамашалы йодрык сугышлары бара.

Турнирда 6 илдән 22 спортчы катнаша, шуларның 7се – Башкортстан Республикасын яклый.

Ярышта Башкортстаннан чыккан PRIME чемпионнары да көч сынаша. Йодрык сугышлары буенча рекордсменнарның берсе Илнар «Хантер» Ишембаев Суламбек «Алый Зверь» Шахгириев белән очраша. Биш раундка исәпләнгән бу көрәш тамашачылар арасында зур кызыксыну уяткан принципиаль каршылыкның дәвамы булып тора. Үлчәү нәтиҗәләре буенча Ишембаевның авырлыгы – 79,8 кг, Шахгириевныкы – 79,95 кг.

Шулай ук рингта Иса Исаев «Тандовский» белән Тигран Матевосян «Бруклин» да очраша.

Андрекардта элеккеге чемпионнар һәм яшь спортчылар катнашындагы көрәшләр дә каралган. Алар арасында Сергей Хрисанов, Марсель Ханов, Ерасыл Акранбек һәм Алисафа Мардалиев бар.

Турнир йодрык сугышлары сөючеләр өчен онытылмас вакыйга булып тора.

Чыганак: https://sobkor02.ru

Йодрык сугышы карыйсызмы?
Йодрык сугышы карыйсызмы?
Йодрык сугышы карыйсызмы?
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас