Барлык яңалыклар
Спорт
28 Май 2025, 11:10

Брюсельдән Шанхайга велосипедта...

Бельгиядән Кытайга китеп баручы Клод Бруир Уфада "Мең велосипедчы көне"нә кушылачак.

Брюсельдән Шанхайга велосипедта...
Брюсельдән Шанхайга велосипедта...

62 яшьлек Клод Бруир Брюссельдән Шанхайга электровелосипедта китеп бара.  Велосипед кояш батареяларында эшли, хуҗасы аны үз куллары белән җыйган.

Аның юлы Европа, Русия, Казахстан һәм Кытай аша уза. Сәяхәтнең гомуми озынлыгы  12 мең километр.

Русиядә аның маршруты Мәскәү, Казан, Уфа һәм Омск аша уза.  Җиңү көнен ул башкалада уздырды, ә Уфада меңләгән велосипедчылар көненә кушылырга планлаштыра, дип хәбәр итә башкаланың физик культура һәм спорт идарәсе.

"Күптән түгел мин каты авыру кичердем, һәм аңладым: хыялны тормышка ашыруны кичектерергә ярамый. Электровелосипед җыйдым һәм улым яши торган Шанхайга юнәлдем. Якыннарым минем өчен бик борчылдылар,  юл озын, ялгызың, диделәр. Ләкин барысы да яхшы: юлымда гел кунакчыл, яхшы кешеләр очрый. Уфада "Мең велосипедчы көне"ндә катнашу бәхете тиюенә бик шатмын", — ди ул.

"Мең велосипедчы көне" Уфада 2025 елның 1 июнендә узачакБу традицион массакүләм спорт чарасы, ул һәр ел меңләгән катнашучыны җыя. 26 майдан велопарадка номерлар бирү башланды

Чыганак: Башинформ.

Брюсельдән Шанхайга велосипедта...
Брюсельдән Шанхайга велосипедта...
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас