Ярышларның беренче көнендә тиз уенда (рапидта), икенче көнне үтә тиз уенда (блицта) иң яхшыларны билгеләделәр.
Регламент нигезендә, ир-атлар командасы өчен 3 катнашучы чыгыш ясый ала, шулай ук заявкада 3 запас була ала, барлыгы - 6 спортчы. Төбәкнең хатын-кызлар командасында 2 катнашучы һәм 2 запас, барлыгы 4 уенчы иде. Хатын-кызлар ир-атлар командасында да чыгыш ясый алды. Һәр нәтиҗәле балл өчен көрәш югары дәрәҗәдә барды.
Регионнарның җыелма командалары өчен түбәндәге спортчылар чыгыш ясады: 10 тапкыр дөнья чемпионнары Александр Георгиев (Уфа шәһәре) һәм Алексей Чижов (Удмуртия), «блиц» һәм «рапид» дисциплиналарында дүрт тапкыр дөнья чемпионы Айгөл Идрисова (Уфа шәһәре), халыкара һәм рус шашкасы буенча дөнья чемпионы Муродулло Амриллаев (Стәрлетамак шәһәре), «блиц» һәм «рапид» дисциплиналарында ике тапкыр дөнья чемпионы Айнур Шәйбаков (Уфа шәһәре), 2021 елгы дөнья чемпионы Матрена Ноговицына (Якутия), 2019 елгы блиц буенча дөнья чемпионы Агата Парахина (Ишембай), команда чемпионатлары җиңүчеләре Владимир Мильшин (Ишембай шәһәре) һәм Кристина Осипова (Уфа шәһәре), блиц буенча 2019 елгы дөнья вице-чемпионы Ника Леопольдова (Санкт-Петербург), Дөнья кубогы этабы призеры, дөнья һәм Европа беренчелекләренең күп тапкыр җиңүчесе Марсель Шәрәфетдинов (Уфа шәһәре).
Башкортстан Республикасының хатын-кызлар командасы ике алтын медаль яулады. Команда өчен Идрисова Айгөл һәм Осипова Кристина, Парахина Агата чыгыш ясады.
Алтын һәм көмеш медальләрне ир-атлар командасы яулады: Георгиев Александр, Амриллаев Муродулло, Шайбаков Айнур, Шәрәфетдинов Марсель, Мильшин Владимир.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча командалы дөнья чемпионатына илнең җыелма составы билгеләнде. Ул 2025 елның 1-6 маенда Үзбәкстан башкаласы Ташкент шәһәрендә узачак. Аны Русия халыкара шашка ассоциациясе оештыра (2023 елда оешкан, баш офисы Уфа шәһәрендә).
2021 елдан соң беренче тапкыр безнең җыелма команда рәсми рәвештә халыкара шашка буенча дөнья чемпионатында чыгыш ясаячак. Русия шашка федерациясе президиумы 2024 елда Халыкара шашка Ассоциациясе белән эшләү һәм Бөтендөнья шашка федерациясе (ФМЖД) белән хезмәттәшлекне туктату өчен бертавыштан тавыш бирде.
Спортчыларны, тренерларны, җанатарларны котлыйбыз!
Фото: Анатолий Бабинцев.