Барлык яңалыклар
Спорт
21 февраль 2025, 21:44

Битлек битне саклый

Голкиперлар битлек киюне куркаклыкка санаган.

Битлек битне саклый
Битлек битне саклый

1959 елның 2 ноябрендә Милли хоккей лигасыдың “Монреаль Канадиенс” һәм “Нью-Йорк Рейнджерс” командалары матчында, капкачы Жак Плантның битенә шайба килеп бәрелә. Канга чумган капкачының йөзенә табиб җиде җөй сала, аңа ярдәм күрсәткәндә, уен 45 минутка туктала. Аннары исә Плант, битлек кимичә, кабат уенга чыкмыйм, дип белдерә. Ул чакта голкиперлар битлек киюне куркаклыкка санаган, тренерлар исә битлек шайбаны күрергә комачаулый, дип уйлаган. Ничек кенә ярсыса да, “Монреаль”нең тренеры Гектор Блейк капкачысына битлек кияргә рөхсәт иткән. Шул матчтан соң башка голкиперлар да әкренләп битлек кия башлаган. Тагын бер легендар капкачы, канадалы Террн Савчук Плантны куркаклыкта гаепләп чыккан. Әмма Жак Плант беркайчан да куркак булмаган, ул берничә тапкыр лиганың иң шәп капкачысы дип танылган, тик 1959 елга инде аның йөзендә 200 ләп яра җөе булган, 4 тапкыр борынын, 2 тапкыр яңак сөяген сындырганнар, бер тапкыр маңгай сөяген ярганнар. Савчук исә тагын өч елдан үзе дә битлек киеп уйный башлаган. Советлар Берлегендә битлекне беренче булып Воскрееенскиның “Химик” командасы капкачысы Антон Рагулин кигән – күзенә шайба тигәч, ул сукырая язган һәм бары битлек кенә аңа спортта калу мөмкинлеге биргән.

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас