Барлык яңалыклар
Спорт
15 ноябрь 2024, 21:09

Уфага самбистлар җыелды

Уфада самбо көне билгеләнәчәк, көрәш сараенда “Россия Zа самбо” Бөтенрусия форумы узачак.

Уфага самбистлар җыелды
Уфага самбистлар җыелды

Самбо хөрмәтенә махсус билге төшкән “Русия” авиакомпаниясе самолеты бүген беренче тапкыр Уфа аэропортына төште. Тарихи лайнер бортында Башкортстан башкаласына РФ Дәүләт думасы депутатлары, Бөтенрусия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев, Орел өлкәсе самбо федерациясе президенты Анатолий Якунин, шулай ук танылган спортчылар килде. Башкортстан башкаласы кунакларны курай тавышы астында – чәкчәк һәм кымыз тотып каршы алды. Иртәгә Уфада самбо көне билгеләнәчәк, көрәш сараенда “Россия Zа самбо” Бөтенрусия форумы узачак. Бөтенрусия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев сүзләренчә, алда торган форумның бер чарасы самбо буенча Русия Геройлары истәлегенә багышланган “Йолдыз” Бөтенрусия турниры узачак.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда, самбоның 85 еллык юбилее елында, Русия Президенты Владимир Путин 16 ноябрьдә “самбо көнен бәйрәм итү” турындагы указга кул куйган иде.

Самбо популяр спорт төрләренең берсе булып тора, аның белән 1 миллионнан артык кеше шөгыльләнә.

 

Фото: Мөнир ВАФИН.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас