Барлык яңалыклар
Спорт
22 октябрь , 19:41

"АЛГА, БАШКОРТСТАН!"да нәрсәләр булды?

"Алга, Башкортстан!" медиа футбол чемпионаты нәтиҗәләре билгеле.

"АЛГА, БАШКОРТСТАН!"да нәрсәләр булды?
"АЛГА, БАШКОРТСТАН!"да нәрсәләр булды?


Чара, хәбәр итүебезчә, автограф-сессия белән башланып китте.
Чемпионат кысаларында плей-офф форматында матчлар үткәрелде. Спортчылар спорт йолдызлары белән футбол уйнадылар. Алар 4 командага бүлеп ярышты. "Беренчеләр", "Салават", "Бөркетләр" һәм "Патриотлар" арасыннан "Бөркетләр" җиңүче булып табылды.
Җиңүчеләрнең командасында Семен Андреевич Елистратов уйнады.
Чарада шулай ук башка уеннар, мастер-класслар һәм конкурслар үткәрелде. Аделина Рөстәм кызы фехтование буенча мастер-класс үткәрде, ә Джеффри Монсон күнегүләре бөтен залны күтәрде.
«Алга, Башкортстан» медиа футбол чемпионаты Башкортстан Башлыгы киңәшчесе, «Беренчеләр хәрәкәте», Русия Балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге рәисе Ранис Рамил улы Хәсәновның җиңүчеләрне котлавы белән тәмамланды.

Автор:Розалия Мирзаханова
Читайте нас: