Тимур Локманов утырып уктан ату буенча көмеш медаль яулады. Ядрә белән атуда беренче һәм икенче урыннарны Максим Корлыханов һәм Рубен Хәсәнов алды. Өстәл теннисында (басып) Олег Муфтахетдинов җиңү яулады.
Өченче урында – Альмир Үлмәскулов. Моннан тыш, Үлмәскулов пауэрлифтинг буенча өченче урынны яулады. Динар Латыйпов пауэрлифтингта “бронза”га лаек булды. Ул шулай ук армрестлингта “алтын” (90 килограммга кадәр, басып – сул кул) һәм армрестлингта “бронза” (90 килограммга кадәр, басып – уң кул) белән лаек булды. Башкортстан командасы волейболда (утырып классында) җиңүче булды.
Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды. Беренче урын өчен – йөз мең сум, икенче урын өчен – 75 мең сум, өченче урын өчен – илле мең сум.
Йомгаклау сүзе белән Русия Паралимпия комитеты президенты, Русиянең атказанган тренеры Павел Рожков чыгыш ясады:
– Без ярышларны Башкортстанда беренче тапкыр гына уздырмыйбыз. Биредә күп кенә бөек спортчылар әзерләнгән. Һәм төбәк беренчеләрдән булып махсус операциядә катнашучыларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итә башлады. Эмоцияләр, кызулык буенча бу турнир күп кенә халыкара ярышлардан калышмый. Мин дәүләт башлыклары килгән ярышларны аз беләм.
Ил Президенты Владимир Владимирович Путинга безнең егетләргә ярдәм иткәне өчен рәхмәт.
Шулай ук Павел Рожков Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәт белдерде һәм турнирның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.
Сергей Словохотов фотосы.