Барлык яңалыклар
Спорт
19 октябрь , 16:13

Бөекләр дә футбол уйный!

22 октябрьдә Республика балалар-яшүсмерләр футбол үзәгендә “Алга Башкортстан!” дип аталган медиа-футбол чемпионаты узачак.

Бөекләр дә футбол уйный!
Бөекләр дә футбол уйный!

Чараны «Беренчеләр хәрәкәте» Русия балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәте, Башкортстанның спорт министрлыгы, “РОСМОЛ” компанияләр төркеме һәм шулай ук “Уфа” футбол клубы оештыра.

Чемпионат кысаларында “Беренчеләр хәрәкәте” активистларының Башкортстанның танылган шәхесләре белән шоу-матчлары уздырылачак. Командалар составында Олимпия чемпионнары, танылган артистлар, шулай ук җәмәгатьчелек фикере лидерлары һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре булачак. Җанатарлар өчен төрле конкурслар үткәреләчәк. Күренекле шәхесләр белән автограф сессияләр оештырылачак.

– Медиа футбол чемпионаты – ул гади матч кына түгел, ә идеяләр, хис-кичерешләр алмашу чарасы да. Хәрәкәт активистлары, танылган шәхесләр белән очрашып, спорт дәрте һәм файдалы эшләр башкарырга омтылыш алачак. Әлеге проект төрле буыннар арасындагы бердәмлекне ныгытып кына калмыйча, яшьләрне актив гамәлләргә рухландырачак. Шуны истә тотарга кирәк: һәр уңыш артында реаль кешеләр тора һәм медиа-футбол безнең хәрәкәтнең көчен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек тудырачак, – дип ассызыклады “Беренчеләр хәрәкәте”нең төбәк бүлеге советы рәисе Ранис Хәсәнов.

Медиа шәхесләр катнашлыгындагы матчлардан тыш, тамашачылар өчен интерактив зоналар оештырылачак, үз эшенең профессионаллары кунакларга мастер-класслар күрсәтәчәк.

Барлык яңалыклар “Беренче хәрәкәте”нең социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә бастырылып барачак. Адрес: vk.com/mypervie. Шулай ук һәр кешенең, яшенә карамастан, “Алга, Башкортостан!” чемпионаты оештырган лотереядә катнашып, 50 дән артык приз оту мөмкинлеге бар.

Чыганак: vk.com/mypervie

Бөекләр дә футбол уйный!
Бөекләр дә футбол уйный!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: