17 октябрь Уфада Махсус хәрби операциядә катнашучыларның “Безнең заман Герое” исемле турниры ачылды. Турнирны ачу тантанасы Республиканың Римма Баталова исемендәге спорт үзәгендә узды.
Чарада “Ватаннны саклаучылар” дәүләт фонды рәисе урынбасары, Русия Герое Алексей Романов чыгыш ясап, “Мондый ярышлар махсус операция ветераннарын спортка, паралимпия уеннарына җәлеп итүнең уңышлы нәтиҗәләрен күрсәтә”, – дип билгеләде.
Тантанада “Сәламәт Ватан” Гомумрусия хәрәкәте вице-рәисе Олег Сәетов, 13 тапкыр паралимпия, 18 тапкыр дөнья, 43 тапкыр Европа чемпионы булган Римма Батталова һәм башкалар чыгыш ясады.
Паралимпия комитеты президенты Павел Рожков югары дәрәҗәдә оештырган чара өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка зур рәхмәт белдерде.
Турнирны ачу тантанасы Русия һәм Башкортстан гимннары астында Русия һәм Башкортстан флагларын чыгару белән тәмамланды.
Мөнир ВАФИН фотосы.