Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 20:05

Башкортстан – үрнәк төбәк!

Русиянең Паралимпия комитеты Президенты Павел Рожков Башкортстанның махсус хәрби операциядә катнашучыларны спортка җәлеп итүдә иң алдынгы төбәкләрнең берсе булуын билгеләде.

Башкортстан – үрнәк төбәк!
Башкортстан – үрнәк төбәк!

– Республика спортның паралимпия төрләрен оештыру буенча зур тәҗрибәгә ия. 13 тапкыр паралимпия чемпионы булган Рима Баталова, 8 тапкыр паролимпия чемпионы Оксана Савченко,  4 тапкыр паролимпия чемпионы Ирек Зарипов һәм башкалар юкка гына Башкортстаннан чыкмаган. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров спорт мәсьәләләрен үз күзәтүенә алган. Идел буе һәм Урал федераль округлар буенча Ватанны саклаучылар арасында Кубокны да беренче тапкыр биредә уздырдылар.

Ярышларны үз көчләре белән уздыралар, чит төбәкләрдән экспертлар җәлеп итмиләр, – диде Павел Рожков.

Паролимпия комитеты рәисе ни өчен хәрби операция ветераннарын спортка җәлеп итү кирәклеген дә аңлатты. Аның сүзләренчә, бу аларга үзләрендә ышаныч тудыра, җәмгыятькә кирәкле кеше булуларын аңлыйлар.

– Хәрби операция башлануның беренче көннәреннән Паралимпия комитеты әгъзалары госпитальләрдә, реабилитация үзәкләрендә булып, аңлату эшләре алып баралар, – дип тә сөйләде Олег Рожков.

“Безнең заман Геройлары” турниры 18 октябрьдә дәвам итәчәк. Ярышларда сигез төбәк: Башкортстан, Татарстан, Удмуртия, Пермь крае, Оренбург, Самара, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән 100 спортчы алышачак. Алар ядрә һәм ук белән ату, пауэрлифтинг, армреслинг, өстәл теннисы һәм башка спорт төрләре буенча ярышачак.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: