Барлык яңалыклар
Спорт
5 февраль , 13:30

Камилә ВӘЛИЕВА – гаепсездән гаеплеме?

Милләттәшебез Халыкара CAS мәхкәмәсе карары белән допинг кулланганы өчен 4 елга дисквалификацияләнде.

Камилә ВӘЛИЕВА – гаепсездән гаеплеме?
Камилә ВӘЛИЕВА – гаепсездән гаеплеме?

Милләттәшебез, фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваны допинг аркасында дүрт елга дисквалификацияләделәр. Бу – Халыкара CAS мәхкәмәсенең рәсми карары.

Камилә 2021 ел Олимпиадасында җиңеп алган алтын медаленнән мәхрүм ителәчәк. Шулай ук Россия җыелма командасы да алтынсыз калачак.

Исегезгә төшерәбез, Олимпиада вакытында спортчының допинг-пробасында тыелган препарат – триметазидин табылган иде.

Матдәнең эзләрен Россия чемпионатында 2021 елның 25 декабрендә алган пробада таптылар. Дисквалификация шул вакыттан исәпләнәчәк.

Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков суд карарын “гаделсез һәм сәяси карар” дип атады һәм ил җитәкчелегенең үз спортчысының хокукларын яклау өчен ахыргача көрәшәчәген белдерде.

Фото: www.vatantat.ru

Камилә ВӘЛИЕВА – гаепсездән гаеплеме?
Камилә ВӘЛИЕВА – гаепсездән гаеплеме?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: