Барлык яңалыклар
Спорт
5 ноябрь 2023, 15:49

Хатын-кызлар бокста көч сынаша

Уфада хатын-кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионаты бара. Аның приз фонды – 24 миллион сум. Алтын медаль яулаучылар – 1,5 миллион сум, көмеш медальлеләр – 225 мең сум, бронза медальлеләр 125 мең сум акчалата бүләккә ия булачак.

Хатын-кызлар бокста көч сынаша
Хатын-кызлар бокста көч сынаша

Башкортстан башкаласында хатын-кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионаты башланды. Спорт ярышы 4-11 ноябрьдә Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә үтә. Чемпионатта  Русиянең 49 төбәгеннән 180 спортчы катнаша. Алар арасында Башкортстан җыелма командасының 11 спортчысы да бар.

Шушы көннәрдә Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстан Бокс федерациясе президенты итеп сайланды һәм ул  Хатын-кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионатына старт бирде.

Фото: Русия Бокс федерациясе сайты.

 

Хатын-кызлар бокста көч сынаша
Хатын-кызлар бокста көч сынаша
Хатын-кызлар бокста көч сынаша
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: