Барлык яңалыклар
Спорт
2 октябрь 2023, 10:40

Уфага Алина ЗАҺИТОВА белән Камилә ВӘЛИЕВА килә!

Алар фигуралы шуу буенча бөтенрусия ярышларында катнашачак. Данлыклы милләттәшләребезне күрми калмагыз!

Уфага Алина ЗАҺИТОВА белән Камилә ВӘЛИЕВА килә!
Уфага Алина ЗАҺИТОВА белән Камилә ВӘЛИЕВА килә!

Уфада тимераякта фигуралы шуу буенча бөтенрусия ярышлары узачак. Аларда юниорлар да катнашачак. Турнирны ачу тантанасы 11 октябрьдә Республика көнендә Уфаның Спорт сараенда узачак. Спортчыларны Олимпия уеннары чемпионнары Алина Заһитова, Камилә Вәлиева, Виктория Синицина, Никита Кацалапов, Марк Кондратюк, Анна Щербакова, дөнья, Европа, Русия чемпионнары, дөнья чемпионатлары призерлары Александр Бойков, Дмитрий Козловский, Елизавета Туктамышева, Дмитрий Алиев, Александр Степанова һәм Иван Букин сәламләячәк.

Фигуристларның чыгышларын 10 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр күрергә мөмкин булачак. Ярышларда спорт мастерлыгына кандидатлар катнаша. Программада ялгыз һәм парлы шуу, шулай ук бозда биюләр каралган.

Ярышларны ачу тантанасы 11 октябрьдә 16 сәгать 45 минутта башланачак.

Фото: resbash.ru

Уфага Алина ЗАҺИТОВА белән Камилә ВӘЛИЕВА килә!
Уфага Алина ЗАҺИТОВА белән Камилә ВӘЛИЕВА килә!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: