Барлык яңалыклар
Спорт
27 июнь 2023, 15:43

Баскетбол ярышларында... дуслык җиңде!

Халыкара мәктәп спорты фестивалендә бүген дистәгә якын спорт төре буенча ярышлар узды. Шуларның берсе – баскетбол.

Баскетбол ярышларында... дуслык җиңде!
Баскетбол ярышларында... дуслык җиңде!

Халыкара мәктәп спорты фестиваленең бүген икенче көне. Русия-Беларусь төбәкләре форумы кысаларында бүген янә дистәгә якын спорт төре буенча ярышлар узды. Мәктәп спорты фестивале халыкара дәрәҗәдәге күләмле форумның үзенчәлекле бизәге булып тора, чөнки ул Русия төбәкләреннән һәм Беларусь республикасынан килгән 400 гә якын яшь спортчыны берләштерә. Илнең җыелма командасы составында Луганск һәм Донецк Республикалары, Кырым һәм Севастополь укучылары да бар.

Укучылар барлыгы 7 спорт төре – мини-футбол, баскетбол 3х3, волейбол, шахмат, өстәл теннисы, бадминтон һәм йөзү буенча иң көчлеләрне ачыклады. Спорт ярышлары өс мәйданда – "Динамо" стадионында, Уфаның 32 нче спорт мәктәбендә, Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә узды. Безгә Башкортстанның Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә баскетбол ярышларын карау бәхете тиде. Ярышка төрле яшьтәге мәктәп укучылары җыелган иде. Алар өч кешелек командаларга бүленеп, үзара көч сынаштылар.

Ә ахырда кем җиңде дисезме? Әлбәттә, дуслык! Русия һәм Беларусь халыклары дуслыгы.

Баскетбол ярышларында... дуслык җиңде!
Баскетбол ярышларында... дуслык җиңде!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: