Барлык яңалыклар
Спорт
27 июнь 2023, 22:15

Агыйделдә ак пароход...

Бүген Халыкара мәктәп спорты фестивале кунаклары өчен теплоходта Агыйдел елгасы буенча сәяхәт оештырылды.

Агыйделдә ак пароход...
Агыйделдә ак пароход...

Уфа шәһәрендә Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X форумы үз эшен дәвам итә. Форум кысаларында Халыкара мәктәп спорты фестивале дә уза. Спорт ярышлары белән бергә кунаклар күңелле ял итәргә дә өлгерә. Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы ярдәме белән форумда катнашучылар өчен бу көннәрдә Уфаның тарихи өлеше буенча җәяү экскурсияләр, Агыйдел елгасы буйлап теплоходта йөзү һәм ике катлы автобуста экскурсия программалары оештырыла.

Җәяүле экскурсиядә катнашучылар “Карвәнсарай”дан чыгып китеп, сәгать ярым вакыт эчендә “7 кыз” фонтанын, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрын, Башкортстан Милли музеен, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәлен, Заһир Исмәгыйлев һәм Федор Шаляпин һәйкәлләрен, Юрий Шевчук аркасын, Ленин скверындагы В.И. Ленин һәйкәлен, “Арт-квадрат”ны күрү бәхетенә ирештеләр.

Ике катлы автобуста экскурсия программасы “Карвәнсарай” ишегалды алдындагы мәйданнан көненә өч тапкыр оештырыла. Ике сәгать вакыт эчендә форум кунаклары Башкортстан башкаласының мәдәни һәм истәлекле урыннарын белән танышты.

Халыкара мәктәп спорты фестивале кунаклары исә Агыйдел елгасы буйлап теплоходта сәяхәт кылды. “Амакс” кунакханәсендә яшәүче кунаклар һәм Башкортстанның җыелма командасы әгъзалары Салават Юлаев причалыннан чыгып китеп, сәгатьтән артык вакыт эчендә туган ягыбызның гүзәл табигате белән танышты.

Агыйделдә ак пароход...
Агыйделдә ак пароход...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: