Барлык яңалыклар
Спорт
22 февраль 2023, 09:57

Кудо ни өчен популяр?

Бу көрәш башкалардан ни белән аерыла?

Кудо ни өчен популяр?
Кудо ни өчен популяр?

23 февральдә Уфада Идел буе федераль округының Кудо буенча «Русиянең киләчәге» төбәкара турниры узачак. Турнир Ватанны саклаучылар көненә башлана һәм Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлтелә.

Турнирның төп инициаторы һәм оештыручысы --  Русия Кудо федерациясенең Башкортстан бүлеге. Бүлекнең рәистәше --  Регина Рамил кызы Хөсәенова, ул бу җиңел булмаган спорт төрендә үзе дә уңышларга ирешкән, кудо буенча I дәрәҗә кара билбау иясе. Чараны оештыруда Башкортстан  Хөкүмәте зур ярдәм күрсәтә. 

Кудо көрәшенә япон остасы Адзума Такахаши нигез салган. Үзенең укытучысы, легендар Масутац Ояма игълан иткән принципларны ул  логик ахырына җиткергән һәм  бер спорт төрендә  сугышчан сәнгатьнең төрле төрләрен гармонияле рәвештә берләштерә алган: кул техникасы  бокстан алынган; тай боксы арсеналыннан -- терсәкләр һәм тезләр белән сугу; аяк белән каты итеп сугу -- каратэ кёкушинкайдан;  ыргыту, авырттыручы һәм буа торган алымнар -- нигездә самбо һәм дзюдодан; саклану техникасы -- барлык санап үтелгән көрәшләрдән җыелган.

Кудо ни өчен популяр?
Кудо ни өчен популяр?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: