Барлык яңалыклар
Спорт
6 гыйнвар 2023, 13:51

Югары Аташлар хоккей ярата

Чакмагыш районының Югары Аташ авылында хоккей тартмасы сафка баскан.

Югары Аташлар хоккей ярата
Югары Аташлар хоккей ярата

2022 елда Чакмагыш районының Югары Аташ авылында ППМИ проекты (ягъни Урындагы инициативаларга ярдәм итү программасы) кысаларында  хоккей тартмасы сафка кертелде.

Бу уңайдан биредә Роберт Ибраһимов истәлегенә багышланган хоккей турниры үтте.  Мәрхүм Роберт абыебыз хоккей уены фанаты иде. Ул элекке хоккей мәйданчыгын сафка кертү өчен күп көч салган кеше. Урыны оҗмах түрләрендә булсын.
Югары Аташ авыл Советы  Илсур Имаев, Рөстәм Биктимиров,  Карсылуларыбызга, "МГаз" хоккей командасына олы рәхмәтле. Самавырлар кайнап торды, уенчылар, килгән кунаклар тәмле пылаудан авыз итте, хуҗабикәләр пешереп алып килгән тәмле ризыклар телне йотарлык иде. 
Кызу уенда беренчелекне "Чакмагыш" командасы алды. Икенче урында – "МГаз", өченче урында – "Илеш" командасы.
"МГаз" җитәкчесе Марат Мидхәт улы Исаевка аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсебез килә. Ул проектның халык түлисе өлешен түләде, тартманы җыяр алдыннан техникасы белән аның нигезен ныгытуны үз өстенә алды.
Гомумән, ярдәм күрсәтүче һәркемгә зур рәхмәтебезне әйтәбез. Сау-сәламәт булып киләчәктә тагын да күбрәк яхшы эшләр башкарырга язсын. 

Авыл халкы бу спорт объекты өчен бик шат. Рөстәм Ришат улы Биктимиров менә ничә еллар инде  егетләребезне хоккей серләренә төшендерә, призлы урыннар яуларга ярдәм итә. Шугалакны җәен-кышын  чисталыкта тоту һәрдаим аның өстендә.

Разалия Хафизова, Югары Аташ авыл совет рәисе.

Илмира Имаева, клуб мөдире.

Югары Аташ авылы,
Чакмагыш районы.

Югары Аташлар хоккей ярата
Югары Аташлар хоккей ярата
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: