Барлык яңалыклар
Спорт
14 декабрь 2022, 09:34

Футбол чемпионаты кыза

Аргентина командасы җанатарлары шатлыктан нишләргә белми.

Футбол чемпионаты кыза
Футбол чемпионаты кыза

Футбол буенча Катарда барган дөнья чемпионаты-2022 финалының 1/2 өлешендә Аргентина җыелма командасы Хорватияне (3:0)  тар-мар итте. Бу уңайдан Аргентина җанатарлары, шатлыкларын кая куярга белмичә, урамнарга чыкты, полиция үзләрен чак куып таратты.

Аргентиналылар тарихта турнир финалына 6 тапкыр чыкты. Рекорд исә Германия җыелма командасында: алар дөнья чемпионаты финалына 8 тапкыр чыккан иде. Әмма быел төшеп калдылар. Шул ук вакытта Аргентина  ике тапкыр дөнья чемпионы булган иде, Германия турнирны 4 тапкыр  отты.

Быел дөнья чемпионаты финалында Аргентина командасы футболчылары Франция -- Марокко матчының җиңүчесе белән уйнаячак.

Футбол чемпионаты кыза
Футбол чемпионаты кыза
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: