Барлык яңалыклар
Спорт
14 декабрь 2022, 10:57

Чаңгы сезоны ачылды

Чакмагышта чаңгычылар көч сынашты.

Чаңгы сезоны ачылды
Чаңгы сезоны ачылды

Кыш -- чаңгы спорты белән актив шөгыльләнү чоры. Чакмагыш районының һәвәскәр чаңгычылары кыш фасылының тәүге көннәрендәүк җилдерә дә башлады. 10 декабрьдә "Карагай" чаңгы базасында сезонны ачу уңаеннан районкүләм ярышлар узды. Спортның бу төрен барысыда бик ярата, чөнки чаңгыда шуу -- саф һавада сәламәтлекне ныгыту, үз-үзеңне чыныктыру чарасы да.

Һәр елдагыча традициябезне дәвам итеп, быел да чаңгычыларыбыз чаңгыларына басты. Менә, ниһаять 10 декабрь иртәсе килеп җитте. Шундый матур көн иде. Иртәнге сәгать унда "Карагай” базасы чаңгычылар белән тулы иде инде. Спортчыларны Чакмагыш муниципаль районы башлыгы Реканс Ямалиев, аның социаль һәм кадр мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Шакирова,  физик культура һәм спорт буенча комитет рәисе Илдар Галләмов сәламләделәр.

Реканс Фәнил улы: “Чаңгы сезоны ачылышында ихлас сәламлим! Әлеге ярышлар чын-чыннан спорт бәйрәме. Спортчыларыбыз – район горурлыгы!” -- диде.

Берничә сәгатькә сузылган ярышта җиңү яулаган чаңгысөярләргә дипломлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барлыгы 36 спортчы катнашты, ут күрше Дүртөйледән килүчеләр дә булды.

Юлай НИЗАЕВ.

Чаңгы сезоны ачылды
Чаңгы сезоны ачылды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: