Барлык яңалыклар
Спорт
28 октябрь 2022, 09:29

Уфада футбол яшәрме?

“Уфа” футбол клубы берничә ел Премьер-лигада уйнаганнан соң, беренче дивизионга тәгәрәде. Аны хәзер ни көтә? Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу хактагы фикерләре белән уртаклашты.

Уфада футбол яшәрме?
Уфада футбол яшәрме?

– "Уфа" футбол клубы Русиянең беренче лигасында уйный. Тик алар начар уйный, карыйсы да килми. Республика үз йөкләмәләрен үти - бюджетта 200 миллион бар, тагын 200 миллион бюджеттан тыш акча бирелә. Беренче лигада уйнау өчен бу акчалар җитәрлек. Клуб 10 ел эшли, бу вакыт эчендә республика аларга 7 миллиард сум бүлеп бирде.

Клуб шәхси кулларда иде. Хәзер республика идарәгә керә. Клуб яшәрме-юкмы, моны мин хәл итмим. Сүз футболчыларга, - диде республика җитәкчесе.

Шулай ук, Радий Хәбиров фотбол клубының генеральный директоры Шамил Газизовның эшенә югары бәя бирде һәм ул алдагы вакытта да дөрес карарлар кабул итәр, дип әйтте.

Фото: https://www.sports.ru/ufa/

Уфада футбол яшәрме?
Уфада футбол яшәрме?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: