Барлык яңалыклар
Спорт
28 гыйнвар 2022, 23:27

Кышкы Олимпиадада безнекеләр дә катнаша!

Русия Президенты Владимир Путин алар белән  очрашуда иң беренче булып фигуралы шуу буенча данлыклы милләттәшебез Камилә Вәлиева сүз алды.

Кышкы Олимпиадада безнекеләр дә катнаша!
Кышкы Олимпиадада безнекеләр дә катнаша!

4 февральдән 20 февральгә кадәр Кытай башкаласы Пекинда кышкы Олимпиада узачак. Русия спортчылары 26сы Пекинга китте. Русия Олимпия комитеты җыелма команда составына 212 спортчы кергән. Олимпиадада катнашучылар саны буенча Идел буе федераль округында Башкортстан лидер дип танылды. Республика данын 13 спортчы яклаячак. Татарстаннан 16 спортчы катнаша. Тамырлары татар булган 12 спортчы катнаша, шуларның 4се хатын-кыз һәм 8е ир-ат.

Спортчылар Пекинга очканчы Русия Президенты Владимир Путин алар белән видеоконференция режимында очрашу уздырды. Анда спортчылардан иң беренче булып фигуралы шуу буенча данлыклы милләттәшебез Камилә Вәлиева сүз алды:

– Миңа нибары 15 яшь, бу минем зурлар арасында фигуралы шуу буенча беренче сезоным һәм беренче Олимпия чемпионаты. Күп кенә спортчыларның Олимпия хыялына юл бөтенләй яшь чакта башлана, шуңа күрә дәүләтнең балалар-яшүсмерләр спортына күрсәткән ярдәме бик мөһим. Безгә Олимпия уеннарына әзерлек өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу шартларны тудыручыларга һәм безгә ярдәм итүчеләргә рәхмәт! Аларның ышанычын акларбыз дип өметләнәм, – дип чыгыш ясады Камилә Вәлиева.

 


Фото: Krremlin.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: