Барлык яңалыклар
Спорт
8 ноябрь 2021, 12:22

Хоккей матчы нигә үтмәде?

Узган шимбә көнне, 6 ноябрьдә, Континенталь хоккей лигасында Уфаның “Салават Юлаев” һәм Чиләбенең “Трактор” командалары арасында чираттагы уен узарга тиеш иде. Тик ул үтми калды. Ни өчен?

Хоккей матчы нигә үтмәде?
Хоккей матчы нигә үтмәде?

“Салават Юлаев” хоккей клубының башкарма директоры Александр Курносов әйтүенчә, 31 декабрьдә команда Белоруссия башкаласы Минск шәһәрендә урындагы “Динамо” командасы белән очрашып, 5:3 исәбенә җиңүгә өлгәшкән. Тик... Уфага кайту белән биш уенчы тән температуралары күтәрелеп, ютәлләп авырый башлаган. Ике кеше шунда ук хастаханәгә салынган. Иң кызыгы шул: коронавируска алынган ПЦР-тестлар кире нәтиҗә биргән.

3 ноябрьдә “Салават Юлаев” Хабаровск каласының “Амур” командасы белән очрашып, 3:2 исәбе белән җиңүгә ирешкән. ПЦР-тестлар янә беркемнең дә чирләмәвен күрсәткән.

5 ноябрьдә “Салават” үз бозында Омск шәһәренең “Авангард” командасы белән очрашты һәм 2:4 исәбенә җиңелде. Монда иртә белән “Салават”лыларның күпчелегендә югары тән температурасы булган, шулай да аларның кайберләре бозга чыга алган. Авыру спортчылар урынын “Салават Юлаев”ның фарм-клубы “Торос” командасы уенчылары алган.

Тик иртәгәсен, ягъни “Трактор” белән очрашу алдыннан, югары тән температурасы “Салават Юлаев”ның төп составындагы 17 уенчыда теркәлгән! Моннан тыш, алмашка “Торос”тан килгән 5 хоккейчының 4се шулай ук температуралары күтәрелеп, авырый башлаган.

Нәтиҗәдә, Роспотребнадзор махсус тикшерү үткәреп, “Салават Юлаев” командасы өчен 7 көнлек карантин игълан иткән, ә 6 ноябрьдә үтәргә тиешле “Трактор” белән уен кичектерелгән.

Якташларыбыз чираттагы уеннарын 16 ноябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә үткәреп, урындагы “Торпедо” командасы белән көч сынашырга тиеш.

Фото: sport.24.ru

Хоккей матчы нигә үтмәде?
Хоккей матчы нигә үтмәде?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: