Барлык яңалыклар
Спорт
14 август 2021, 23:00

Җиңел, әмма җиңү!

Карина белән көрәшүчеләр табылмаган.

Җиңел, әмма җиңү!
Җиңел, әмма җиңү!

"Уфа-Арена"да юниорлар дөнья чемпионатының грэпплинг буенча ярышлары башланды. Беренче булып келәмгә кадетлар чыкты. Алар арасында якташыбыз Карина Морзабаева да бар иде. Карина кадет категориясендә 43 килограммга кадәр спортчылар арасында чыгыш ясарга тиеш иде. Әмма аның өчен көндәш табылмаган. Шулай итеп, ул алтын медаль яулады һәм үз категориясендә көрәшмичә дә дөнья чемпионы булып чыкты. "Әлегә кадәр үземне чемпион дип хис итмим. Мин икенче урынга өметләнгән идем ", – дип шәрехли үзенең җиңүен Карина.

Карина Морзабаева һәм аның сеңлесе Аделина Стәрлетамак тренеры, билбау көрәше буенча 2007 елгы дөнья чемпионы Әлфия Алимгуҗинада шөгыльләнәләр.

Чыганак: Башинформ.

Җиңел, әмма җиңү!
Җиңел, әмма җиңү!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: