Барлык яңалыклар
Социаль бәла
11 август 2023, 23:05

Уфа янында кош кизүе!

Уфа районының Авдон авылындагы кошчылык фабрикасында кош кизүе  йоктырган тавыклар табылган.

Уфа янында кош кизүе!
Уфа янында кош кизүе!

Уфа районының Авдон авылындагы кошчылык фабрикасында кош кизүе (гриппы) йоктырган тавыклар табылган. Бу хакта төбәк Роспотребнадзоры хәбәр итә. Ведомство мәгълүматы буенча, фермада алынган пробалар уңай нәтиҗә күрсәткән.

Роспотребнадзор идарәсе кизүне кешеләргә йоктыру куркынычын киметүгә юнәлдерелгән барлык кирәкле профилактик һәм эпидемиягә каршы чаралар күрә. Бүгенге көндә халык белән әңгәмә алып барыла һәм дезинфекция башланган. Кошчылык фабрикасының барлык хезмәткәрләре дә белгечләр күзәтүе астында.

Кизү табылган җирдән биш чакрым ераклыкта гына Жуково, Уптино һәм Сергеевка авыллары, шулай ук “Эталон”, “Ял”, “Гарнизонный”, “ Миләш” һәм башка бакчалык ширкатләре урнашкан. Алар да куркыныч астында.

Кош кизүе авыруы кешедә типик гриппка охшаш: бик югары температура, авыр сулыш, йөткерү, тамак авыртуы һәм мускуллар авыртуы күзәтелә.

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: