Барлык яңалыклар
Социаль бәла
12 Май 2023, 22:15

Бушлай шаурма ашап агуланганнар

Бу авыруны киоск хезмәткәрләренең берсе тараткан.

Бушлай шаурма ашап агуланганнар
Бушлай шаурма ашап агуланганнар

Мәләвездә яңа туклану урыны ачканда бушлай шаурма тараткан булганнар. Аны ашаган 17 кеше агуланып хастахагәгә салынган. Шуларның 9зы балалар.

Әлбәттә, шаурма ашаучылар күбрәк булган, алар арасында ике яшьлек балалар да бар. Чират торып бушлай шаурма ашаган халыкның барсы да чирләмәгән, авыру бер өлеш халыкның гына сәламәтлеген какшаткан.

Башкортстан буенча Тикшерү комитеты күпләп агулану факты буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр шунда ук шаурма сатучылар  һәм  туклану ноктасы хуҗасыннан сорау алганнар. Шул ук вакытта Роспотребнадзор киоскны яптырган һәм  азык-төлекне лабораториягә өйрәнергә алып китеп, эпидемиологик тикшерү уздырган. Нәтиҗәдә, Роспотребнадзорның Башкортстан буенча хезмәткәрләре шаурма белән агулануның сәбәбе кискен эчәк инфекциясе – норовирус булуын ачыклаган. Бу авыруны киоск хезмәткәрләренең берсендә тапканнар. Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматларына караганда, биредә медицина тикшерүе узмаган  хезмәткәрләр  эшләгән. Хәзерге вакытта барлык зыян күрүчеләр дә канәгатьләнерлек хәлдә.  Мәләвез халкы арасында кискен эчәк инфекциясенең яңа очраклары ачыкланмаган.

 

 

Роспотребнадзор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: