Барлык яңалыклар
Социаль бәла
2 август 2022, 15:50

Аракы ничек килеп чыккан?

Иблис: – Моңа тагы минем төкерегем генә җитми, башкасы бар да булган, –  дип, килеп, аракыга лач иттереп бер төкергән икән.

Аракы ничек килеп чыккан?
Аракы ничек килеп чыккан?

Иблис адәмгә дошманлыгыннан аны ничек тә мәсхәрә итәсе килгән. Ул шайтанны каршысына китергән дә:

– Ничек итсәң ит, кешеләрне кешелектән чыгара торган бер нәрсә уйлап чыгар, шуның белән алар минем колым булсыннар, – дип бойрык биргән, ди.

Шуннан шайтан авылга килеп бер игенчегә ялланып, иген чәчешкән, аннары көзен ашлыктан аракы кайнатып, хуҗасына тәкъдим иткән, ди. Хуҗага бу нәрсә охшап, кардәш-ыруын җыеп эчке мәҗлесе ясаган була. Шайтан шул мәҗлескә остазы иблис­не чакырып, аның боерыгын башкарып чыккан икәнлеген үз күзе белән карап, сынап торырга үтенгән, ди. Табындагылар бар да югарыда әйткән хәлләргә көлгәннәр. Шуннан иблис, ләгънәт төшкере, бу шайтанны бик мактап, мондый аракыны башлап ничек ясавын сорагач, шайтан аңа югарыдыгыча әйтеп, җавап биргән имеш. Иблис бу эшне бик хуп күргән:

– Моңа тагы минем төкерегем генә җитми, башкасы бар да булган, –  дип, килеп, аракыга лач иттереп бер төкергән икән.

Табындагылар аны да эчкәч, ара­ларында адәмлек тә, туганлык та калмаган имеш.

Аракы ничек килеп чыккан? I. 1972 елда Стәрлебаш районы Хәлекәй авылында Мәҗит Мусиннан (1902 елгы) БДУ студентлары язып алган. – БДУ ТФҺМК ФФ. – МММ. Стәрлебаш, II, Ямалтдинов, 2021. – Б. 378-379. – “Аракы килеп чыгуның легендасы”.

Фото: profiles-vkontakte.ru

Аракы ничек килеп чыккан?
Аракы ничек килеп чыккан?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: