Барлык яңалыклар
Социаль бәла
24 июль 2021, 14:23

Сибайда балыклар нидән үлгән?

Сибай шәһәре янындагы Худолаз елгасына 7 мең балык маймычы җибәргән иделәр. Балыкларның бер өлеше үлеп елга өстенә килеп чыккан.

Сибайда балыклар нидән үлгән?
Сибайда балыклар нидән үлгән?

Башкортстанның Сибай шәһәре янындагы Худолаз елгасына 7 мең балык маймычы җибәргән иделәр. Балыкларның бер өлеше үлеп елга өстенә килеп чыккан.
Башкортстанның Экология министрлыгы Худолаз елгасында күпләп балык үлү фактын раслаган. Белгечләр гадәттән тыш хәл урынына килеп, пычрану чыганагы булу-булмавын тикшергәннәр. Елгадагы су пычранмавы ачыкланган.
Башкортстан Экология министрлыгында бу елның апрель азагында ук төбәктә урнашкан аномаль эсселек гаепле дип фаразлый. Аның аркасында елгадагы су кислород белән туену чыганагын югалтырга мөмкин.


Фото: Александр Володин//vk.com/fisherrb

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: