Барлык яңалыклар
Шигърият
25 гыйнвар , 12:17

Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Кышкы шигырьләр

...Бураннарга кайчак охшаш Минем күңел халәтем.

Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Кышкы шигырьләр
Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Кышкы шигырьләр

БУРАНЛЫ ХИСЛӘР
– Сездә нинди хәлләр бар?
– Бездә дулый бураннар.
Бураннарга шашынырга
Әллә ирек куйганнар?

Кышны аларга форсат бар
Күрсәтергә сәләтен.
...Бураннарга кайчак охшаш
Минем күңел халәтем.

Җаным дөнья агышында
Үзенә урын тапмый;
Ачылмастай ишекләрне
Кайчакта барып шакый.

Җылы эзләгән күңелне
Белмим , кем генә аңлар?
Бураннардан яшеренеп,
Бик нык бикләнгән алар.

Бураннар да күпкә бармас,
Вакытлы бит шашуы.
Кузгаттып китте бураннар
Минем йөрәк ярсуын.

Бураннарда табигатьнең
Чагыла дәрте, көче!
Уята ул күңелдәге
Серле илаһи хисне.

КАР БӨРТЕКЛӘРЕ
Энҗедәй кар бөртекләре
Җир өстенә коела.
Кояш нурында җемелдәп,
Йолдызчыктай тоела.

Җыеп аларны учыма,
Алып керимче өйгә.
Кечкенә сеңлем аларны
Күргәне юк бит бер дә.

Учымны ачып җибәрсәм,
Кар бөртегем югалган
Минем учымда аларның
Бары яшьләре калган.

Кар бөртегенең дә килми
Әнисеннән каласы.
Кар бөртеге яши тышта:
Ул бит кышның баласы.

Фото: шәхси архивтан.

Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Кышкы шигырьләр
Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Кышкы шигырьләр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: