Барлык яңалыклар
Шигърият
12 сентябрь 2022, 10:59

Земфир АХЪЯРОВ. Көзге шигырьләр

Чакмагыш егете күңелендәге моң шигырь булып агыла...  

Земфир АХЪЯРОВ. Көзге шигырьләр
Земфир АХЪЯРОВ. Көзге шигырьләр

Көз җитте

Көз дә җитте – җылы якка

Кошлар оча.

Кояш нуры сүрәнерәк

Җиргә төшә.

 

Кыр казлары очып бара

Кыйгак-кыйгак

Көзге юллар, аяк асты

Тайгак-тайгак.

 

Ә яфраклар, оча-оча,

Җиргә төшә.

Балыклар да, сай сулардан

Тирән күчә.

 

Җәй дә үтте, көз дә җитте,

Җиләзетте.

Көзге яңгыр, сибәләп кенә,

Явып үтте.

 

Көз артыннан килеп җитәр

Буранлы кыш.

Сизелмичә генә үтә

Җирдә тормыш.

                         

Көз килә

(палата тәрәзеннән)

Тәрәзәдән тышка карыйм –

Күренә тик таш йортлар.

– «Җәй үтте бит, эшләп калыйк» –

Ашыгалар бал кортлар.

 

Каеннар да баш селкиләр

Гүя, алар моңлана,

Сары төскә кергән яфрак

Жиргә таба юл ала.

 

Саргаялар болын-кырлар,

Саргая бар табигать.

Бары нарат-чыршы гына

Бу фасылга канәгать.

 

Тәрәзәдән тышка карыйм –

Кояш та сүрән «көлә».

Һәр фасыл үзенчә матур

Җиргә алтын көз килә.

 

Көз

Җәй дә үтте, көз дә җитте

Алтын-сары яфраклы.

Урманнарга, болыннарга

Сары юрганын япты.

 

Алмалар кызарып пешә,

Менә-менә жиргә төшә.

Зәңгәр күктә кошлар оча,

Гүя ерак юлга дәшә.

 

Ә миләшләр нинди кызыл

Тәлгәш-тәлгәш торалар.

Чыпчыклар да чырык-чырык

Кышка план коралар.

    

Көзге урман

Урман шаулый – көзге урман

Сары яфрагын коя,

Көзге табигатьтән һәркем

Сихри гүзәллек тоя.

 

Аяк асты – сары яфрак,

Кыштырдый баскан саен.

Талгын җилдә уңга-сулга

Бөгелә зифа каен.

 

Мин сукмактан атлап барам,

Тирә-якка күзем салам.

Урман һавасын сулыйм да

Гүзәллеккә хәйран калам.

 

Урман шаулый, сихри бер моң,

Сирәк кенә кошлар оча.

Вак җәнлекләр, миннән куркып,

Җылы өннәренә поса.

 

Көзге урман үзенә тарта,

Тирә-якта сагыш арта.

Гүзәл фасыл – алтын көзне

Һәркем үзенчә ярата.

 

Балан, миләш, чикләвеккә

Бай безнең урманыбыз.

Ак каеннар озатып кала –

Якын туганнарыбыз.

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Земфир АХЪЯРОВ. Көзге шигырьләр
Земфир АХЪЯРОВ. Көзге шигырьләр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: