Барлык яңалыклар
Шигърият
12 август 2022, 12:41

Якташыбыз Есенин медаленә лаек булды!

Илеш районында яшәп иҗат итүче Илгиз Әхмәтов Русия Язучылар берлегенең "Сергей Есенин 125 ел" медаленә лаек дип табылды. Афәрин, Илгиз Мирзаһит улы! Киләчәктә дә иҗат илһамы юлдаш булсын!

Якташыбыз Есенин медаленә лаек булды!
Якташыбыз Есенин медаленә лаек булды!

Илгиз Әхмәтов -- соңгы чорда проза һәм поэзиядә иң актив иҗат иткән каләмдәшләребезнең берсе. Иҗат белән беррәттән ул республика һәм ил күләмендә үткән әдәби конкурсларда да катнашырга өлгерә. Һәм иң шатлыклысы -- якташыбызның әсәрләре Русия  бәйгеләрендә лаеклы бәһаләнә, алдынгы урыннарга лаек дип табыла.

Былтыр Илгиз Тимерзаһит улы чәчмә әсәрләре белән Русия "Ел язучысы" конкурсы лауреаты булып, Достоевский медале белән бүләкләнгән иде.

Быел исә ул көчен шигърияттә сынап карады. Нәтиҗәләр шулай ук бик яхшы: шушы көннәрдә ул Мәскәүдән шатлыклы хат алган. "Сергей Есенин 125 ел"  медален тапшыру Мәскәүдә 2 октябрьдә көтелә. 

Якташыбыз Есенин медаленә лаек булды!
Якташыбыз Есенин медаленә лаек булды!
Якташыбыз Есенин медаленә лаек булды!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: