Барлык яңалыклар
Шигърият
23 февраль 2022, 10:26

Туган көнең белән, АТНАБАЙ!

Халык шагыйре исән булса, бүген 94 яшен билгеләр иде. Шул уңайдан шагыйрь Эльверт ХАМАТША үзенең Әнгам агага карата мөнәсәбәтен, хис-кичерешләрен шигъри юлларга салган.

Туган көнең белән, АТНАБАЙ!
Туган көнең белән, АТНАБАЙ!

АТНАБАЙГА

Безнең юллар никтер кисешмәде,

Сөйләшмәдек бер дә, кызганыч.

Үкенсәм дә хәзер, кайгырсам да.

Син әйтмешли, “инде узган эш”.

 

Ярый әле китапларың килеп

Чын дусларча кулын суздылар.

Әрнегәндә йөрәк – юаттылар,

Ялгызлыкта – юлдаш булдылар.

 

Шигырьләрең күңелемә ятты –

Һәр сүзеңә шифа төргәнсең.

Әйтерсең лә, читтән карап торып,

Адашканны минем күргәнсең.

 

Моң-зарыма, кайгы-шатлыгыма

Шигырьләрне төгәл язгансың.

Юл күрсәтеп миңа, юл читенә

Маяклар кадап куйгансың.

 

Бу дөньяда очрашмадык инде,

Узган эш бит, бәлки, үкенмәм.

Синең арттан чыктым, синең янга

Мин атлармын, һич тә чигенмәм.

 

Гомеремдә мин ашкынган урын –

Син яулаган зәңгәр биеклек.

Синең янга үзенә тарта мине

Синдә булган гади Бөеклек.

 

“Син” дип яздым менә, килде минем

Сезнең кебек гади буласым.

Сез – Бөексез, ләкин гади дә СЕЗ,

Аңларсыз бит “авыл баласын”...

 

АТНАБАЕВКА ХАТ

         Әткәй җаным, син дә кайтасыңдыр,

         Язлар җиткәч, берәр кош булып...

         Ә. Атнабаев.

Әнгам абый!

Син дә бер кош микән,

Үзең уйлаганча, язганча?!

Сайрар төбәк – җир булмагач сиңа,

Яңгырыйдыр җырың Җиһанча.

 

Изге җаның хәзер оча микән

Ачып-ябып җәннәт капкасын?!

Аллага да ишек шакый микән

Бик белсә дә үзе ачмасын.

 

Син анда да, беләм, тик тормассың,

Юлдадыр син, һәрчак юлдадыр.

Шигырьләрең инде башкачадыр –

Исәннәргә изге догадыр.

 

Яңа сүзләреңне сагынам мин,

Юк бит хәзер синең кебекләр!

Күп язалар, ләкин мәгънә чыкмый,

Язганнары – буп-буш күбекләр.

 

Үткәннәрне түгел, мин бары тик

Синең яңа сүзне сагынам.

Бик еш сине югалтудан калган

Йөрәк ярасына кагылам.

 

Сүзләреңдә яңа мәгънә ачам,

Салам шуны йөрәк түренә.

Әйткәннәрең бар да дөрес булган,

Ә хәзер бу ачык күренә.

 

Син киткәннән бирле тормыш бармый,

“Төпкә җигелгәннәр” калмады.

Әйткән сүзләреңнең чын мәгънәсен

Илдә хәзер күпләр аңлады.

 

Сагындырды синең талгын тавыш,

Җитми илгә синең хак сүзең.

Әйтмәсәм дә, аңлап торасыңдыр:

Сагындырдың бик нык син үзең!

 

Җиһан телен әгәр мин аңласам,

Тыңлар идем көн-төн догаңны.

Дога кебек бик еш кабатлыйм мин,

 

Әрнеп-әрнеп, синең язганны:

“Синең өскә – авыр кара туфрак,

Минем өскә кайгы ишелде...”

Шуннан бирле, язын кошлар кайтса,

Сине очратырмын шикелле.

Фото: https://sun9-56.userapi.com

Туган көнең белән, АТНАБАЙ!
Туган көнең белән, АТНАБАЙ!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: