Барлык яңалыклар
Шигърият
21 февраль 2022, 17:48

Сайт укучыларыннан – туган телгә мәдхия!

Халыкара Туган телләр көне уңаеннан сайтыбызның даими укучылары Нәфисә МИРЗАХАНОВА һәм Илдар ХАФИЗОВның татар теленә сөю белән тулы шигырьләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Сайт укучыларыннан – туган телгә мәдхия!
Сайт укучыларыннан – туган телгә мәдхия!

Нәфисә МИРЗАХАНОВА

ТАТАР ТЕЛЕ – ТУГАН ТЕЛЕМ

Туган телем бөек татар теле;

Шушы телдә әнкәм сөйләшкән.

Әткәем дә, шушы телдә генә

Кызыкаем, диеп эндәшкән.

 

Бишек җыры белән сеңгән тел ул;

Көем, моңым – татар телендә.

Башка телне (әз-мәз сөйләшсәм дә)

Якын итә алмый күңел дә.

 

Шушы телдә телем ачылган да,

Шушы телдә белем алынган.

Бөек Тукай, Такташ, Җәлилләрне

Укый-укый хәйран калынган.

 

Туган телем бераз баш исә дә,

Тез чүкмәгән башка телләргә.

Алай гына түгел, халкым данын

Еш чыгара башка илләргә.

 

Теле булса гына халык яши,

Теле юкның булмас иле дә.

Шуны аңлап, туган телебезне

Саклап кала алсак иде лә.

 

Илдар ХАФИЗОВ

ИЗГЕ ДОГАМ

Тукай сүзе, Тукай җыры

Тумыштан ук канымда.

Буыннардан тапшырылган

Милләт рухы җанымда.

 

Йолдыз булып балкыган да,

Йолдыз булып атылган.

Үлемсез иҗаты өчен

Моң алган ул халкыннан.

 

Ятимлектә үскән малай

Даһи булып ачылган.

Бүген аның шигырьләре

Күп телләрдә басылган.

 

Татар кайда яшәсә дә,

Милләте – намус гөле.

Күңел түрендә саклана

Догасы – туган теле!

Фото: muslumovo.tatarstan.ru

Сайт укучыларыннан – туган телгә мәдхия!
Сайт укучыларыннан – туган телгә мәдхия!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: