Барлык яңалыклар
Шигърият
1 август 2021, 18:53

Марат КӘБИРОВ. Җир өстендә нинди болыт икән?

Татар әдәбиятының тере классигыннан бик шәп шигырь!

Марат КӘБИРОВ. Җир өстендә нинди болыт икән?
Марат КӘБИРОВ. Җир өстендә нинди болыт икән?

Җир өстендә нинди болыт икән,

Ил өстендә нинди афәт икән...

Мин таңнарда уянырга куркам... –

Бүген тагын кемнәр вафат икән...

 

Бар дөньяны телеп үлем йөри...

Бөтен дөнья – тоташ сугыш сыман...

Котылып та, коткарып та булмый

Җирне бөтен дөнья сугышыннан.

 

Кешелек һәм кешелеклелек белән

Бу дөньяда сугыш бара сыман...

Кемегезнең күзләренә карыйм

Яшәү булып үлем арасыннан?

 

Кемнең күзләренә карасам да

Барыбызга бер үк үлем бугай...

Барыбызда – бер үк гомер бугай...

Беребез дә – тере түгел бугай...

 

Яшәлмичә калган гомерләрнең

Гөнаһлары явар инде кемгә...

Күтәргесез бер йөк булып тагын

Авар үзебезнең иңебезгә.

 

Мең сораулар арасында яшим...

Мең үлемнәр арасында – тере.

Мин – үлемгә хөкем ителеп тә

Исән калганнарның бердәнбере...

Фото: авторның шәхси архивыннан.

Марат КӘБИРОВ. Җир өстендә нинди болыт икән?
Марат КӘБИРОВ. Җир өстендә нинди болыт икән?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: