Шәхес
28 Мая , 17:04

Язучы Закир Әкбәров вафат

Хушлашу мәрәсиме 29 майда  Күмертау шәһәренең Ветераннар советы янында (Горький урамы, 11нче санлы йорт) 12.00 сәгатьтә булачак. 

Язучы Закир Әкбәров вафатЯзучы Закир Әкбәров вафат
Язучы Закир Әкбәров вафат

Закир Насыйр улы Әкбәров 1947 елның 4 мартында Куергазы районының Зәк-Ишмәт авылында туган. Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлап, туган районына эшкә кайта. Гомеренең ундүрт елы мәктәптә үтә, завуч, мәктәп директоры, РОНО мөдире була, унике ел буе Күмертау шәһәрендә совет һәм партия органнарында җаваплы вазифалар били. 1994 елдан – журналистикада. Төрле елларда “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе, “Кумертауское время” гәзите мөхәррире була. Күмертау шәһәренең шәрәфле гражданины. Хаклы ялга  чыккач та җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнде.

Ул Русия һәм Башкортстан Журналистлар, Язучылар  берлекләре әгъзасы иде.  Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күргән  “Аллам сакласын!” (2004), “Әрем исе” (2007), “Әкәмәт утрау” (2014), “Еллар һәм юллар” (2022) һәм бер дистә үзнәшер китап  авторы. Хәким Гыйләҗев, Баязит Бикбай, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты. 2026 елда ул Башкортстанның “Хезмәттә фидакарьлек өчен” медаленә лаек булган иде. 

2026 елның 28 маенда Күмертау шәһәрендә вафат булды.

Хушлашу мәрәсиме 29 майда  Күмертау шәһәренең Ветераннар советы янында (Горький урамы, 11нче санлы йорт) 12.00 сәгатьтә үтәчәк. 

Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз! Урыны Җәннәт түрләрендә булсын! Закир Насыйр улы бик яхшы кеше, олпат язучыбыз иде.

Язучы Закир Әкбәров вафат
Язучы Закир Әкбәров вафат
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас