Шәхес
24 Мая , 14:38

Популяр язучы, якташыбыз Зифа Кадыйрова БР Язучылар берлегенә кабул ителде

Зифа Әбделвәли кызы бүген сигез китап авторы. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры һәм Уфаның «Нур»дәүләт театры сәхнәләрендә спектакльләре уңыш белән бара.

Популяр язучы, якташыбыз Зифа Кадыйрова БР Язучылар берлегенә кабул ителдеПопуляр язучы, якташыбыз Зифа Кадыйрова БР Язучылар берлегенә кабул ителде
Популяр язучы, якташыбыз Зифа Кадыйрова БР Язучылар берлегенә кабул ителде

"Бүген Башкортстан Язучылар берлегенә керү өчен 170 кеше чират көтә.  Әмма без барысын да профессиональ язучылар сафына кабул итә алмыйбыз, чөнки әгъзалыкка кандидатларга  җитди таләпләр куелган, - ди БР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина. – Зифа Кадыйрованың иҗаты исә республикабызда гына түгел, аннан читтә дә яхшы билгеле. Һәм аннан документлар пакеты белән гариза килгәч, кабул итү комиссиясе әгъзалары бертавыштан хупладылар".

Зифа Габделвәли кызы Кадыйрова 1958 елның 7 октябрендә Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туа. 1978 елда Чаллы шәһәренә күчеп килә, гомер буе төзелешләрдә штукатур-буяучы булып эшли.

Китапларны 2007 елда, 49 яшендә яза башлый. Аның «Сагынырсың — мин булмам» дигән беренче китабы киң танылу ала. Зифа Кадырова Татарстан милли китапханәсенең берничә тапкыр «Ел китабы» конкурсында җиңүче булды. Китаплары зур тираж белән тарала. 

Бүгенге көндә ул татар телендә сигез китап авторы, шуларның дүртесе русчага, икесе башкортчага тәрҗемә ителгән. Аның әсәрләре Башкортстан, Татарстан, шулай ук Оренбург, Ульяновск, Самара өлкәләрендә һәм Россиянең башка төбәкләрендә актив басыла.

Башкортстанның һәм Татарстанның әйдәп баручы театрлары сәхнәләрендә җиде спектакле куела. Бүген Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры һәм Уфаның «Нур»дәүләт театры сәхнәләрендә спектакльләре уңыш белән бара.

Популяр язучы, якташыбыз Зифа Кадыйрова БР Язучылар берлегенә кабул ителде
Популяр язучы, якташыбыз Зифа Кадыйрова БР Язучылар берлегенә кабул ителде
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас