

Кирәк икән, бер көн эчендә бөтен тормышыңны астын-өскәәйләндерергә мөмкин. Шунысы куандыра, заман яшьләре яңалыклардан да, таныш булмаган һөнәрдән дә, яшәү рәвешләрен үзгәртүдән дә һич курыкмыйлар. Алар үзләренә максат куя белә һәм шул максатларына ирешер, хыялларын чынга ашырыр өчен көчләрен дә, вакытларын да җәлләми.
Шундый яшьләрнең берсе – “Эльза Токмач” һәм“Бешеная Татарка” никлары астында татарча блог алып барган, яшь тамашачыларында туган телебезгә кызыксыну уяткан чын татар кызы –Эльза Сафина. Эльза тумышы белән Туймазы районы кызы, аңа 25 яшь, ул Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар-рус бүлеген тәмамлаган, бүгенге көндә II курс магистранты.
Күптән түгел блогерыбыз үзе өчен яңа шөгыль ачкан, ул да булса матурлардан матур, тәмлеләрдән тәмле, бер кешене дә битараф калдырмаучы татлытортлар пешерү. Җитез кызыбыз хәзер студент һәм блогер гына түгел, кондитер да. Без аның тормышындагы шундый кискен үзгәрешләрнең сәбәпләре хакында Эльзаның үзе белән сөйләштек.
– Эльза, син “инстачика”, әйе, синең блогыңда авыл тормышын да күрергә була, әмма азаккы вакытта гомерең гел очрашуларда, юлда һәм тренингларда үтә кебек. Шундый кызыклы тормыш алып барган килеш, нигә үзеңә хас булмаган пешекче һөнәрен үзләштерергә булдың?
– Дөресен әйткәндә, тәм-том әзерләргә һәм,гомумән, ашарга пешеренергә мин нык яратам. Әнием дә повар, шуңа күрә пешеренү осталыгым бәләкәйчактан ук канга сенгән, дисәм дә була. Тортларга килгәндә, алар мине һәрчак кызыксындыра иде. Үзем дә баллы ризыкларны бик яратам.
Дәвамы бар...