Шәхес
15 Апреля , 10:45

Ал “Зәйнәб”ем, гөл “Зәйнәб”ем, Рәхәт үтсен җәйләрең!

Республикада тиз арада популярлык яулаган “Зәйнәб” шифалы чәйләр брендының башында торучы Ләйсән СИРАЕВА белән әңгәмә (1)

Ал “Зәйнәб”ем, гөл “Зәйнәб”ем, Рәхәт үтсен җәйләрең!Ал “Зәйнәб”ем, гөл “Зәйнәб”ем, Рәхәт үтсен җәйләрең!
Ал “Зәйнәб”ем, гөл “Зәйнәб”ем, Рәхәт үтсен җәйләрең!

Ләйсән, әңгәмәбез башында укучыларыбызны үзегез белән таныштырып үтсәгез иде?

– Шушы матур дөньяларга китергәннәре өчен мин Аллаһы Тәгалә һәм әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен Мин Миякә районының таулы, елгалы, урманлы Әнәчавылы кызы. Исемем символик мәгънәгә ия. Ләйсән исеме мине табигатькә бәйләп тора төсле. Мин чәчәкләр арасында беренче язгы яңгыр булып үстем. Гаиләдә өч бала, өч кыз, өчебезне дә әти-әнибез эш сөючән, авылга, тирә-якка карата мәхәббәтле итеп үстерделәр. Һәм инде авыл кешеләре буларак, безнең бакчада да, кырда да эшебез бик күп була торган инде. Шундый тәрбия биргәннәре өчен әти-әниебезгә чиксезрәхмәтлебез, олыгая төшкән саен моны тирәнрәк аңлыйсың, бер эштән дә куркмагач, күптөрле яңа үрләр яулау мөмкинлеге пәйда була. Иртә яздан, көзнең соңгы көннәренә чаклы табигать безне киң колачын җәеп каршы ала иде, әле дә шулай. Шулай итеп табигатькә булган мәхәббәтем миңа ана сөте белән бергә кергән.

Ләйсән, сез бренд авторы, “Зәйнәб” бренды белән якыннанрак танышыйк.

“Зәйнәб” бренды минем әтием яклап картәнием белән бәйле. Зәйнәб Әминева үләннәр белән дәвалаган һәм кешеләргә ярдәм иткән. Аның бакчасында кыр, ялан шифалы үләннәре үсә иде.Ул аларны тамырлары белән күчереп алып кайтып, үрчетә иде. Бу гайлә эшебез дә аның исеме белән башланып китте. Брендның исеме әбием белән бәйле булса, шифалы үләннәр дигән өлеше үзебезнең Башкортстан җирлегенең табигате белән тәэсирендә туган. Без тәкъдим иткән чәйләрдә бары тик шифалы үләннәр генә. Рус теленә тәрҗемә иткәндә, мин аны честные травы дип билгеләдем. Бу әтиемнең сүзләре, ул безне һәрвакытта гадел, намуслы булырга өйрәтте. Чәйләрнең төп составы үземнең туган якта җыелган автор җыелмаларыннан тора. Әнием яклап 90 яшьлек Камилә картинәем дә зур ярдәмчем, наставнигым.Ул “контроль качества”, һәрвакыт үләннәрне мул тутырырга куша.

Күптән түгел генә Сез бюджет оешмасындагы хезмәткәр идегез, бүген инде бизнесвумен, бренд әнисе, яшәү рәвешегезне үзгәртергә ничек курыкмадыгыз? Икеләнүләр булдымы?

Әлбәттә тормыш үзгәрде, үз эшеңне башлаганда, рус телендәге риск төшенчәсе белән танышасың һәм ул көннән-көн арта. Эшнең нәтиҗәсе синнән һәм бары тик синнән генә тора. Барлык булган казанышлар да синеке һәм шулай ук уңышсызлыклар да синеке. Бар җаваплылык синең өстеңдә. Үз эшеңне булдыру кыюлык, әрсез булуны сорый. Һәм яшәешне үзгәрткәндә тәвәккәллек кирәк. Сүз бит бренд авторы булуда гына түгел, беренче чиратта, үз тормышыңны үзең язарга кирәк мондый эш башлар алдыннан. Үзеңә ышану, үз көчеңә таяну, башка кешеләргә үз идеяңне дөрес, кызыклы итеп тәкъдим итү, аларны җәлеп итә белү дә бу эштә зур роль уйный.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас