Барлык яңалыклар
Шәхес
14 февраль , 09:25

Мәйданга яшьләр килә!

Тәтешле китапханәсендә Дилбәр Исраеваның“Сөю шулдыр” китабының исем туе үтте.

Мәйданга яшьләр килә!
Мәйданга яшьләр килә!

“Яшьләр тавышы” сериясе – Башкортстан “Китап” нәшриятының иң уңышлы проектларының берсе булды, дисәк, һич ялгышмабыз. Йомшак тышлыкта басылган бу гади генә китаплар, яшь иҗатчыларның ихлас хис-тойгыларын туплагангамы, укучылар тарафыннан да җылы кабул ителде. Тәүге чыгарылыштан соң үткәрелә башлаган күмәк презентацияләр исә каләм сынаучыларга үзләрен язучы ролендә тоярга мөмкинлек бирде. Бүген дә бу серия, шөкер, дәвам итә. Әмма шунысы сагайта: татар телендә яисә башкорт телендә генә түгел, хәтта урыс телендә кулъязмаларын тәкъдим итәрдәй яшьләребез сирәгәя. Сәләтләрнең әдәбиятка дулкын-дулкын булып килүен искә төшереп, бәлки, бу вакытлыча күренеш кенәдер, дип үзеңне юатасың. Һәм редакция почтасына яшь кешедән яңа әсәр килеп төшсә, аеруча игътибарлы булырга тырышасың.

Шуңа да, Дилбәр Исраеваның“Сөю шулдыр” дигән хикәясен “ВКонтакте”иҗтимагый челтәре аша алгач, озакка сузмый, “Тулпар” журналында бастырып та чыгардык. Башка хикәяләре булуы ачыклангач, аларны Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе утырышында тикшереп, нәшриятка тәкъдим иттек. Һәм менә инде ул аерым китап булып дөнья да күрде.

Әсәрләрдә иң шатландырган үзенчәлек – автор илһамны чынбарлыктан ала, замандашларын, яшьтәшләрен борчыган темаларны күтәрә, проблемаларны уртага салып чишәргә, алар хакында ихластан сөйләшергә чакыра. Вакыйгаларны хикәяләп кенә калмый, геройларның хис-тойгыларын, рухи үсешен дә сурәтли. Каләме шома – әдәби телне яхшы белүе, нәфис әдәбиятны күп укуы сизелеп тора.

Тәтешле районының үзәк китапханәсендә үткән презентациядә язучының әти-әнисе, туганнары, укытучылары, якташлары, китапханә хезмәткәрләре катнашты. Чараны китапханәче Зинира Шәрәфиева әзерләгән һәм оста итеп алып та барды.

Нәшриятның татар телендәге нәфис әдәбият бүлеге мөхәррире Дилбәр Әхтәмова чараның Тәтешледә, яңартылган китапханәдә үтүенә шатлануын белдерде. Чынлап та, яңа китап дөнья күрү – иң тәүдә туганнарың, укытучыларың, якташларың өчен зур вакыйга.

 

Китапның исем туе хакында Дилбәр Исраева үзе менә ниләр яза:

“Кичә минем тормышымда зур вакыйга булды – беренче китабымның презентациясен үткәрдек. Тәэссоратларым шундый күп! Йөрәгем рәхмәтләр белән тулы. Иң беренче чиратта әтием, әнием һәм сеңлемә зур рәхмәт. Оештыру эшләрендә алар башлап йөрделәр, китапны таратуга да зур өлеш керттеләр. Тормыш иптәшем Илнурга, әткәй һәм әнкәйгә рәхмәтем олы. Тәтешле районының үзәк китапханәсенә рәхмәт. Районыбызның яңартылган китапханәсен үз күзләрем белән күрәсем килгән иде – насыйп булды! Анда шундый матур! Балалар үсеше өченкүп мөмкинлекләр тудырылган. Мин үзем дә, кунакларыбыз да сокланып туя алмадык.

Чираттагы рәхмәтләрем – ерак араларны якын итеп Уфа шәһәреннәнкилгән адашларыма (әйе, әйе, минеке кебек сирәк очрый торган исем йөртүчеләр өчәү булдык әлеге чарада).

Акбулат авыл биләмәсе башлыгы Фәгыйль Нигьмәтҗановка, аның тормыш иптәше, минем сыйныф җитәкчем Флисә Нигъмәтҗановага, укытучыларым Розалия Хәмитҗан кызына, Ризәлә Фатыйх кызына, ерак араларны якын итеп Пермь шәһәреннән кайткан Гөлнара һәм Люция апаларыма, барлык килгән кунакларга, авылдашларга зур рәхмәт!

Чараны музыкаль яктан бизәүче, моңлы җырларын бүләк итеп безне сөендерүче Гөлфинә Илтимерова, Фирдус Хазетдиновларга да рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Залны шарлар белән бизәгән курсташым Гөлназ Глимҗановага рәхмәт! Әйткәндәй, ул миңа китапларымны сатышырга да ярдәмләшәчәк.

Якташ шагыйребез, Гали Чокрый һәм Әнгам Атнабаев премияләре лауреаты Фәнил Миңнегалиев, туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Айсылу Шәрифҗанова, Хәния Фәрхи музее хезмәткәре Фирүзә Ибәтуллиналарның чарада катнашуы, котлаулары күңелемә бик хуш килде.

Бу вакыйга минем тормышымда зур әһәмияткә ия. Ничек үтәр дип,бик борчылдым, хәзер инде бу мизгелләргә кайтып, кабат-кабат күңелемнән үткәрәм. Мин бик канәгать! Дусларымнан, танышларымнан җылы котлаулар алам, шатлыгымны бүлешүләренә сөенеп укып утырам. Бәхетле кешеләр генә башкаларның да уңышына сөенә белә, дип саныйм.

Социаль челтәрләрдәге дусларымның да китабым дөнья күрүдә өлеше бар. Аларның лайклары, комментарийларымиңа канат куйды, яңадан-яңа хикәяләр язарга көч-дәрт, илһам бирде, хикәяләремне матбугат басмаларына җибәрергә этәргеч ясады”.

 

Әйе, Дилбәр Исраева хаклы. Аның тәүге китабы – үзенең генә түгел, әти-әнисенең, укытучыларының уңышы. Аларның хезмәте, тәрбиясе, сөбханаллаһ, менә нинди күркәм җимеш бирде бит. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Шәйморатова классик шагыйрьләр әсәрләреннән өзекләр китерә-китерә чыгыш ясый икән, димәк, яшь язучы уңдырышлы җирлектә тәрбияләнгән. Әтисе – Иске Акбулат урта мәктәбе директоры Илдар Хәмәтдиновның, әнисе – Чургылды башлангыч мәктәбе укытучысы Рәйфәнә ханымның да Дилбәрнең уңышында тәрбияви өлеше бар. Һәм дәү әнисе Рәвия Ганиеваны “Чәчән ана” дип йөртүләрен, аның минут эчендә шигырь чыгара алуын хәтерләүчеләр Дилбәр Илдар кызының әдәби куәтенә гаҗәпләнмиләр дә. Язуының автографы куелган китаплар тиз арада таралып та бетте.

Акбулат авыл биләмәсе башлыгы Фәгыйль Нигьмәтҗанов фикеренчә: “Китап бер тында укыла. Кайбер әсәрләрне укыганда үзеңне яшь егет итеп тоясың. Әниләр хакындагы хикәя белән танышкач, әниләрне исән чакта кадерләргә кирәк, дигән сүзләргә тагын да ныграк инанасың. Әдәби сәләт бирелгән икән, аны үстерергә кирәк, югалтырга ярамый. Гомумән, әсәрләрнең мәгьнәсе тирән. Дилбәр аларны яшь кенә килеш ничек язды икән, дип куясың. Бәлки, бу аның психология белән мавыгуы нәтиҗәседер”.

Гомумән,Тәтешледә без әдәбиятка, мәдәнияткә чын мәгънәсендә җылы караш сизеп, сирәк татылучы хозурлану хисләре кичердек. Район үзәгенең үзәк урамындагы китапханәгә Башкортстан Республикасының социаль максатчан программалар фонды аша “Башнефть” оешмасы ярдәме белән масштаблы реконструкция ясалган. “Гаилә” гомумдәүләт проектының “Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы” программасы кысаларында исә 15 миллион сум субсидия алганнар    һәм бинаны күркәм итеп җиһазландырганнар. Хәзер биредә көн дә нинди дә булса чара үтә. Ә инде китап презентацияләре оештыру өчен шуннан яхшырак мәйданчык булу мөмкин дә түгел. Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабайның скульптурасы да китапханәгә килүчеләрне, әйдәгез, рәхим итегез, дип шатланып каршы ала кебек.

Районның туган якны өйрәнү музеен исә үз эшенә мөкиббән шәхес, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айсылу Шәрифҗанова җитәкли. Ул 39 ел гомерен музей эшчәнлегенә багышлаган. Экспозициянең шактый өлешен якташ язучыларга багышланган стендлар, алар иҗатына багышланган тупланмалар алып тора. Биредә һәр мәгълүмат бөртекләп туплана, җыела бара.

Янәшәдә генә Хәния Фәрхи музее. Җырчының бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина апасы турында шулкадәр җылылык белән сөйли, ирексездән, шул ук хисләрне син дә кичерә башлыйсың. Хәния Фәрхинең сәхнә костюмнары, гармуннары, фотосурәтләре шәҗәрәсе биредә кадерләп саклана. Фирүзә Ибәтуллина – Тәтешле районының “Ак чишмә” әдәби берләшмәсе җитәкчесе дә. Билгеле каләмдәшләре сафына Дилбәр Исраева кебек яшьләрнең дә кушылуы, билгеле ки, киләчәккә ышаныч уята.

Дилбәр БУЛАТОВА,

“Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире.

Автор фотолары.

***

Белешмә: Дилбәр Исраева 1993 елда Чургылды авылында туган, мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган. Башкорт дəүлəт университетының Нефтекама филиалында икътисадчы һөнəрен үзлəштереп, Ижевск шəһəрендə банкта эшли. 2018 елда кияүгə чыгып, Нефтекама шəһəренə күчеп кайта. Тормыш иптəше Илнур белəн дүрт бала үстерəләр. Бүген улУФһТУның татар-рус бүлеге магистратурасында да белем ала.

Үсмер кызлар өчен урыс телендə “Өлкәнәүюгә юл” (“Путь к взрослению”) дигән электрон китабын “ЛитРес” онлайн-китапханəсендə укырга мөмкин. Әлеге сайтта “Күңелемнең илəс-милəс чагы...” дип аталган шигырьлəрҗыентыгы да куелган.

Былтыр Дилбәр Илдар кызы “Тулпар” журналы һәм Башкортстан Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе оештырган “Батыр яуда сынала” конкурсында проза буенча 1нче урынга лаек булды.“Сөю шулдыр” дигән җыентыгы З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында “Яшьләр тавышы” сериясендә басылып чыкты.

Мәйданга яшьләр килә!
Мәйданга яшьләр килә!
Мәйданга яшьләр килә!
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас