Барлык яңалыклар
Шәхес
10 февраль , 16:32

Халисә Мөдәррисованың «Сүзләр, йөзләр, эзләр» китабы зур кызыксыну уятты

Якташыбыз, танылган шагыйрә, язучы, драматург, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Халисә Мөдәррисованың «Сүзләр, йөзләр, эзләр» китабы Казан шәһәрендә җәмгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Халисә Мөдәррисованың «Сүзләр, йөзләр, эзләр» китабы зур кызыксыну уятты
Халисә Мөдәррисованың «Сүзләр, йөзләр, эзләр» китабы зур кызыксыну уятты

Татарстан Язучылар берлегендә Башкортстаннан танылган шагыйрә, язучы, драматург, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Халисә Мөдәррисованың «Сүзләр, йөзләр, эзләр» китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Очрашу берлекнең киңәшмәләр залында, түгәрәк өстәл форматында үткәрелде. Иң элек Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сүз алды.

«Очрашу фикер алышу форматында барыр. Үзем әле китапны укып чыга алмадым. Ләкин Халисә Мөдәррисованың иҗаты белән танышбыз, аның әсәрләренең күбесе «Казан утлары» журналында да дөнья күрде. Әлеге яңа китабында аның истәлекләре урын алган. Наҗар Нәҗми, Хәйдәр Бигичев, Фәридә Кудашева кебек олпат шәхесләр һәм башка күренекле замандашлар турында язмалары кергән. Ул алар хакында бик кызыклы итеп язган һәм төрле вакыйгаларны сурәтләгән, портрет-язмалар тәкъдим иткән», – дип белдерде Ркаил Зәйдулла һәм китап авторына гөлләмә бүләк итте.

Әдәби-мәдәни чарада шулай ук тумышы белән Дүртөйледән булган Татарстан китап нәшриятыннан әдәбият белгече, язучы, шагыйрь һәм драматург Галимҗан Гыйльманов та бар иде.

«Бу китап Татарстан китап нәшриятының еллык планы нигезенә дөнья күрде. Матур әдәбият редакциясе буенча басмаханәдә нәшер ителде. Халисә Мөдәррисова – Башкортстанның татар әдәбиятында күренекле хатын-кыз язучыларның берсе. Үзенең зыялы булуы, тормыш юлы һәм фикер йөртүе белән дә автор игътибарга лаек. Минемчә, «Сүзләр, йөзләр, эзләр»дәге истәлекләр – хәтер-хатирә язмалары гына түгел, ә күпмедер дәрәҗәдә әдәби әсәрләр дә. Язучыларыбызның, җырчыларыбызның образларын шулкадәр уңышлы һәм җитди тудыра белү өчен чыннан да әдип булу кирәк», – дип бәян итте ул.

Чыгышы азагында Галимҗан Гыйльманов: «Бу әсәрләрнең кыйммәте шунда – алар безгә өр-яңа материал бирә», – дип тә өстәде.

Халисә апа Мөдәррисованың каләмдәшләре һәм иҗатташ дусларыннан фикерләр

«Мондый китапны күргәнем юк иде әле. Бу сайланма әсәрләр дә, томлык та түгел. Бик матур тәэсир калдыра торган басма. Халисә Мөдәррисованың драматургиясе дә зур резонанслы булды. Аның пьесасы ике республика театрында да сәхнәләштерелде. Автор ике төбәк әдәбияты багланышларын дәвам итүдә дә зур һәм лаеклы роль уйный. Халисә Мөдәррисова иҗатының уңышын милли мотивлардан, тормышчан итеп язуыннан күрәм. Каләмдәшебезне котлыйм. Мондый китаплар тагын нәшер ителсә иде, бу безнең әдәби аренада нык басып торуыбызны күрсәтә һәм исбатлый», – дип бәяләде Халисә Мөдәррисова иҗатын халык шагыйре Рәдиф Гаташ.

Шулай ук «Казан утлары» журналында эшләүче күренекле язучы һәм шагыйрь Рафис Корбан да яңа басма чыгу уңаеннан үз фикерен җиткерде: «Халисә Мөдәррисованың бик күп җырлап торган шигырьләрен беләбез. Аның прозасы да бик яхшы, уңышлы килеп чыгуын күрәбез. Халисә белән без күптәнге дуслар», – дип ассызыклады язучы.

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров та авторның яңа басмасы һәм иҗатына бәяләмәсе: «Сүземне шундый бер хакыйкатьтән башлыйсым килә. Чын язучы фикер иясе булырга тиеш. Юк, мин әйтмим, философ, галим дәрәҗәсендә, дип. Чөнки аңа Аллаһы Тәгалә каләм осталыгы сәләтен биргән икән, ул сүзләрдән фикер оештыру зарур. Ул үзенең карашын бөтен дөньяга белдерә ала. Халисә Мөдәррисова – ир-ат язучылардан да болайрак. Аның яңа китабын укып чыктым, ул әйбәт язучы һәм шагыйрә», – дип сөйләде әдип.  Зиннур Мансуров әйтүенчә, Халисә Мөдәррисова – олпат язучыларның иҗат юлын дәвам итә. «Безнең өлкән буын Совет чоры әдипләре әдәбият белән генә чикләнмәде, ә сәнгатьнең бөтен төрләре буенча фикерләрен белдереп килде. Мәсәлән, Сибгат Хәким – музыка һәм композиторлар турында, Гомәр Бәшировның томлыкларында музыка сәнгатенә кагылышлы бик күп әйберләр бар. Халисә шушы олпат язучыларыбызның традицияләрен дәвам итә. Мин – Хәйдәр Бигичевлар белән якыннан аралашып яшәгән кеше, аның хакында укып гаҗәпләндем. Аннары Мөдәррис Әгъләмов, Рим Идиятуллин турында да укыдым. Чын язучы каләмдәшләренә дә иҗади портрет ясый белергә тиеш. Бу җәһәттән әлеге китапта Халисә Мөдәррисова чын фикер иясе булып ачыла», – диде ул.

Шулай ук әдәби-мәдәни очрашу вакытында кинорежиссёр Нурания Җамали «Сүзләр, йөзләр, эзләр» җыентыгы буенча китап сөючеләр клубында фикер алышу оештырырга тәкъдим итте. Аның тәкъдимен хупладылар.

«Халисә ханым белән Башкортстанда танышып кайттым. Ул безне күреп белмәгән килеш чәйгә чакырды. Мин бит инде аш-су остасы һәм анда сыйланган ризыкларның тәмлелегенә шаккатып кайттым. Гомумән, Халисә Мөдәррисовага сокланам. Кызганычка каршы, китабы соң килде һәм укырга мөмкинлегем булмады әлегә. Сезгә яңадан-яңа иҗади уңышлар телим», – дип сөйләп үтте танылган язучы һәм шагыйрә Равилә Шәйдуллина-Мурат.

Алга таба шагыйрә Илсөяр Иксанова сүз алды. «Халисә апа, без сезне яратабыз, яңа китапларыгызны тәкъдим итү кичәләрен көтеп калабыз», – диде ул.

ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Балык Бистәсеннән журналист Рәсимә Гарифуллина каләмдәшенең иҗаты тормышчан булуын әйтте. «Сагынуларга чыдый алмыйча килдем, күп сәламнәр алып килдем. Исеңдә булса, пьесаңны карарга «Өмет» халык-фольклор ансамблен җыеп алып килгән идем. Мин аларны Чыңгыз Айтматовның «Буран» спектаклен тамаша кылырга да алып бардым. Алар аны аңламадылар, ә синекен яраттылар. Халисә Мөдәррисова – җәмгыять тудырган эпик хатын-кыз. Ул язучы да, укытучы да, ана да, берникадәр дәрәҗәдә артист һәм чиновник та. Халисә белән икебезнең образларын чагыштырып караганыбыз бар. Икебез дә әби белән бабайда тәрбияләндек, аннары җәмгыятьткә армый-талмый хезмәт иттек», – дип белдерде ул. Рәсимә Гарифуллина билгеләп үтүенчә, яңа басмага кергән барлык әсәрләр белән дә ул яхшы таныш. Аннары ул Халисә Мөдәррисованың әсәрләре тормышчан булуын да әйтеп үтте. Аның фикеренчә, авторның үзе турында да әдәби әсәр язылырга тиеш һәм ул моңа лаек.

Шулай ук китапны тәкъдим итү кичәсендә Халисә Мөдәррисованың иҗаты югары дәрәҗәдә бәяләнүен, аның әсәрләренең камиллеген билгеләп үттеләр.

  • Халисә Сәгыйть кызы Мөдәррисова (Янгирова) 1953 елның 25 апрелендә Башкортстанның Ишембай шәһәрендә туа. 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Нуриман район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе була.
  • «Сүзләр, йөзләр, эзләр» китабы автобиографик әсәрләрдән тора, ул Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Халисә Мөдәррисованың «Бәхет хакы» спектаклен Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәләштерсә, Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры куйды.

Юлай НИЗАЕВ, РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Автор фотосурәтләре.

Халисә Мөдәррисованың «Сүзләр, йөзләр, эзләр» китабы зур кызыксыну уятты
Халисә Мөдәррисованың «Сүзләр, йөзләр, эзләр» китабы зур кызыксыну уятты
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас