Барлык яңалыклар
Шәхес
28 октябрь 2025, 23:05

Марсель ГАЛИЕВ. Талант иясе

Ркаил Зәйдулла, сөзеп аударырга  җыенган мәрмәр маңгайлы үгез кебек, театр бинасына таба борылды.

Марсель ГАЛИЕВ. Талант иясе
Марсель ГАЛИЕВ. Талант иясе

Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссёры Фаил Ибраһимов драматург Ркаил Зәйдулланы якты чырай белән, кочак җәеп каршы ала.

– Укыдым яңа пьесаңны. Шәп! Шәп дию генә дә аз, гениально язгансың. Вампиловтан соң драматургиягә мондый әсәр биргән кеше юк иде әле. Молодец! Беркем яза алмаганны башкарып чыккансың, парин!

Ркаил Зәйдулланың бу кадәр мактаудан калак сөякләре турысында рәхәт тир бәреп чыга. Тир бөртекләре, уйсу аркасына җыелып, умыртка баганасын кытыклап, аска таба йөгерешә башлый.

– Шушындый югарылыктагы пьеса күптән кирәк иде безгә, – дип дәвам итә сүзен баш режиссёр. – Ишекле-түрле йөреп укыдым, парин, төне буе йоклый алмадым. Ул – андагы персонаж теле, ул – андагы вакыйгалар куелыгы, ул – андагы фикер тыгызлыгы!

Ркаил Зәйдулланың бөтен тәне изрәп камыр була бара. Күкрәген киеребрәк куя. Шигырь-мигырь язып йөргән замандаш каләмдәшләрен берәм-берәм күз алдыннан чигерә башлый. Күрегез абзагызны! Минем алкышларга коенып, сәхнәдә басып торганны ничегрәк кичерерсез икән, мокыткайларым?!

Театр бинасыннан тәмам иләсләнеп, башы әйләнеп чыккан Ркаил Зәйдулла бераз киткәч туктап кала… Нәрсә булды соң әле бу? Мактады-мактады да баш режиссёр, чөйде-чөйде дә…

– Әй шәп тә язгансың, бөек әсәр! Тик кызганыч, моны безнең артистлар уйный алмаячак шул, их, көче җитмәячәк безнең театрның! – дип, режиссёр, күкрәген төя-төя, нәүмиз күз яшьләрен сөртеп алды да, култыклап, Ркаил Зәйдулланы ишеккә кадәр китереп, аркасыннан яратып сөя-сөя озатып калды.

«Пьесаңны куймыйбыз» дигән сүз булып чыкты түгелме соң бу?! Ркаил Зәйдулла, сөзеп аударырга  җыенган мәрмәр маңгайлы үгез кебек, театр бинасына таба борылды.

Биек баскычта торган баш режиссёр аңа, елмаеп, кул болгады:

– Бөек талант син, Ркаил! Аның бу сүзләре Ркаил Зәйдуллага «Бүтәннәр шикелле, слабыйрак язарга кирәк, туган!» булып ишетелде.

Автор фотосы.

 

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас