Башкортстан Башлыгы студент отрядлары хакында фикерләре белән бүлеште. Эш шунда, Башкортстанда студент отрядларының өченче хезмәт семестры тәмамланды. Анда катнашучылар элек булган 4 меңнән 6 меңгә кадәр үскән.
– Бик максатчан яшьләр, алар тормыштан ни көтәргә кирәк икәнен яхшы белә. Аларның бар да әйбәт булачак, – ди социаль челтәрләр аша Радий Хәбиров.
Ул студент елларында төзелеш отрядының командиры булуын да искә төшерә. Һәм бүгенге студентларга кызыгу белдерә.
– Без төзелеш отрядында бик тырышып эшләдек. Көн буе эшлисең, төннәрен учак янында җырлашып утырасың. Син яшь һәм үзеңне бәхетле итеп хис итәсең, – ди Радий Хәбиров.
Радий ХӘБИРОВ фотосы.