Язгы кыз
Казан халкы Идел ярына боз китү тамашасын карарга җыелган. Илдар Юзеев күрә: теге… яшь шагыйрь юан гына кызны култыклап йөри. Кыздан бер карыш тәбәнәклеген сиздермәс өчен, башны артка каерыбрак тота. Кыланчыклыгы йөзенә чыккан.
Бераздан ул Илдар Юзеевны күреп ала. Юан булса да, үтә чибәр кызын таныштырырга дип алып килә. Билсез кызның шулай нәзакәтләнеп, билле кызларча җитез-җиңел хәрәкәтләр ясавын Илдар Юзеев гаҗәпләнеп күзәтә. Гадәттә, ике шагыйрь очрашып үз зарларын сөйләшә башласа, янәшәдәге хатын-кыз онытыла. Болар да кызның юкка чыкканын бераздан гына сизенәләр. Карасалар, яр буенда, чытлыкланып, чит-ят егетләр белән авызга-авыз чөкердәшә безнең юанкай. Көнләшүдән иреннәре калтырый башлаган яшь шагыйрьнең колагына иелеп, Илдар Юзеев болай дип пышылдый:
– Язгы кыз ястык калынлыгы булса да ышанма, көзге кыз көзге калынлыгы булса да ышан…
Фото: Freepik.com