Люция ӘБЛИЕВА. Алыш
Багана башындагы радиоалгычтан яңгыраган җырны ишетеп, бер-берсе
белəн узышып, яшел киемнəрен көзнең палитрасындагы мең төслəрдəн
балкыган бизəклəренə алмаштыра башлаган агачларга сокланып барган
Рəшит Бадыйков адымнарын акрынайтырга мəҗбүр булды. Гаҗəп! Нишлəп
əле моңа кадəр колакка чалынганы булмады. Əллə өр-яңа җырмы?! Ə җыр
агылды да агылды. “Əнием, күз нурым, көт мине, кайтырмын...” Яшь
хирургның əсəрлəнүе өздереп баянда уйнарга, җырларга яратканнан гына
дисəк, дөреслеккə бик туры килеп тə бетмəс кебек. Күңелнең иң нечкə кыл-
ларын тибрəтеп, сагыну, сагыш хислəрен уятырга сəлəтле бу җырга бик
күплəр битараф калмагандыр. Чынлап та! Əнə кибет янында бер төркем
кеше, гəплəшми генə, тынып, җыр тыңлап басып тора. Баксаң, “Əниемə
хат” дип аталган бу җырның авторы бистəлəрендə яшəп иҗат итүче
Əкрəм Даутов икəн. Табыннарда бергə булырга туры килгəне бар аның
белəн. Танышлыкларына композиторның тормыш иптəше, бергə
дəваханəдə эшлəгəн балалар табибəсе Мəхбүбə ханым сəбəпче булды.
“Əниемə хат” җырын ныклап өйрəнеп беткəч, баянда үзе уйнап, җырлап та
күрсəтте. “Карале, дускай, син остарак җырлыйсың, моннан соң табыннар-
да син генə башкарырсың”, – диде шунда Əкрəм Даутов. Үзе дə бик яратты
бу җырны Рəшит. Җырлый башлый да туган авылы, əнисе күз алдына
килеп баса, күзлəр дымлана... Əллə үз районнарына эшкə кайтмавы ялгыш
адым булдымы дигəн уйлар да башына кереп ала. Чакырдылар бит, бер
генə тапкыр да түгел, фатир да булыр диделəр. Тик əтисенең җаны чык-
кан дəваханəгə нишлəптер кайтып эшлисе килмəде аның. “Үлем үкенечсез
булмый”, дисəлəр дə, əтисе иртəрəк китте шул. Бүген табиб буларак
аңлый, ул вакытта район дəваханəсендə əтисен аякка бастырырлык пре-
паратлар булмаган. Икенче курста гына укып йөри иде ул вакытта
Рəшит. “Əтиең каты чирли”, – дигəн телеграмманы алу белəн, кичектер-
ми юлга чыкты. “Үпкəсе ялкынсынган”, – дил авыл фельдшеры,
кичекмəстəн район үзəгендəге дəваханəгə алып барырга кирəклеген
аңлатты. Кирəк бит, тарантаслы ат җигеп əтисен егерме чакрым ерак-
лыкта урнашкан дəваханəгə илткəндə, ишеп яуган яңгыр астында калды-
лар. Ике көннəн соң əтисе җан бирде. Дəваханəдəн əтисен алып кайтып
җирлəгəч, Рəшит үз-үзенə сүз бирде: “Мин бары əйбəт табиб булырга
тиешмен һəм дүрт бала белəн ятим калган əнкəй озак яшəсен өчен бары-
сын да эшлəячəкмен”. Ул вəгъдəсен үтəде.
* * *
Рəшит Газиз улын тыңлаганда
йөрəклəр чымырдап китə...
“Мин поездга, кул көрəге башка-
ларга комачауламасын дип, иң
азаккылардан булып утырдым.
Җитмəсə, җилкəдə ун килога якын
он, əзме-күпме кəнфит-печенье
кебек əйберлəр салынган капчык
та бар. Күчтəнəчлəрне дəрес-
лəрдəн соң, станциядə йөк буша-
тып эшлəгəн акчага сатып алдым.
Үземчə авылга күч тəнəчсез кайту
оят кебек тоелды – əнкəйлəрне,
туганнарымны сөендерим əле,
дидем. Көрəге дə авыл җирендə
артык əйбер түгел.
Январь азагында көннəр кыска,
караңгы тиз төшə, шуның өстенə,
поезддан мине каршы алучы юк.
Тукталышта, минем кебек авыл-
ларына кайтучы берничə кеше
басып тора иде, арада бер авыл-
дашыбыз да булганга сөенеп куй-
дым. Бер сəгатькə якын
тукталышта, машина-мазар килеп
чыкмасмы дип көтеп торганнан
соң, чана тарттырган трактор
килеп туктагач, җəһəт кенə чанага
төялдек. Тик иртəрəк шатланган-
быз икəн. Азмы-күпме баргач,
трактор ватылып, юлда туктап
калды. Тиз генə төзəлмəсен
аңлагач, кəефлəр бөтенлəе белəн
төште. Юлда өшеп торганчы дип,
җəяүлəп алга атладык. Бераздан,
болай да күренер-күренмəс кенə
күктə асылынып торган кояш:
“Бүгенгə җитте”, – дигəн кебек,
бөтенлəе белəн баешына китеп
югалды. Алдыбызда бары озын
чакрымнар гына ята...
Өч сəгать бергə атлагач, ике
юлдашыбыз, ə бераздан – тагын
икесе үзлəренең авыллары ягына
каерылдылар. Соңгылары авыл-
ларында кунып, икенче көнне
үзебезгə кайтырга кыстасалар да,
ризалашмадык. Юлыбызны
дəвам итəргə булдык. Берен чедəн
тизрəк өйгə кайтасы килə,
икенчедəн, җигүле ат-мазармы,
трактор-фəлəнме килеп чыгар
дигəн өмет бар. Кызганыч, өмет-
лəребез акланмады. Шуңа кара-
мастан, барган саен авырайган
йөгемне ташламадым. Көрəкнең
юлда кирəге чыгу ихтималы да
мине бу адымнан тыйды. Көрт
басып бетергəн азаккы биш
чакрым араны үземə генə үтəргə
туры килде – авылдашым күрше
авылдагы агай-эне тиешле
кешелəренə куна кереп калды.
Балачактан ук сабан сөреп, көтү
көтеп, печəн чабып, физик яктан
нык булып үскəн авыл малае бул-
сам да, хəлем кимегəннəн-кимеде.
Кар сырып алган керфеклəремне
кулым белəн сыпырып төшерəм
дə: “Бирешмəскə, алга!” – дип
кабатлыйм. Көрəгемə таянып,
берничə тапкыр ял итеп тə алга-
ладым. Күз алдыма, борчылып
мине өйдə көтеп утырган əнкəй
белəн əткəй, туганнарым килə.
Юлда туңып калсам, алар бу
хəлне ничек кичерер?! Медицина
институтына укырга керүемə
сəбəпче булган, сугышта аягын
калдырып кайткан мəктəп дирек-
торы, гаҗəеп педагог Һади Муса
улының: “Хирург-табиб кеше лəргə
бик кирəкле һөнəр, лазаретта
ятканда мин моңа кат-кат инан-
дым. Сине бары шушы өлкəдə
күрəм”, – дип, химия, биология
дəреслəренə игътибарымны
һəрдаим юнəтеп торган чакларын
барлыйм. “Бирешмəскə, ничек тə
бирешмəскə, аларның өметлəрен
акларга тиешмен!” Авыл утлары
күренгəч, соңгы көчемне җыеп
алга атлыйм. “Авыл башына гына
җитим, зурəтəйлəргə кереп кунар-
мын”, – дигəн уйлар эчемне
җылыта. Тик бүген кайтасын əйтеп
язган хатымны истə төшерəм дə,
кире уйлыйм. Мине көтəлəр! Өй
күтəрмəлəренə килеп егылганда
төнге сəгать унике иде. Кышкы юл
белəн алыш минем файдага
тəмамланды”.
* * *
Төн уртасында шакыган тəрəзə
тавышына беренче булып Дилəрə
уянды. Үзлəре яткан сиртмəле
карават янына эленгəн бəллүдə
йоклап яткан кызларын уятмаска
тырышып, сак кына иренең
иңнəренə кагылды. Дəваханəдə
икенче ел эшлəү дəверендə төнге
чакыруларга күнегеп бетеп барса-
лар да, киеренке эш көненнəн соң
татлы йокыдан аерылу җиңел
түгел, əлбəттə. “Төн йокысын
бүлəсе килмəгəннəр табиб
һөнəрен сайламыйлар”, дигəнне
гаилə кагыйдəсенə əйлəндерə
башлаган Бадыйковларның тый-
нак фатирларында ут кабынды.
Биш минут үттеме-юкмы, “əти-
се”ннəн җиллəр исте. Дилəрə
иренең шул арада юынып, костюм
киеп, галстук тагып, көзгегə күз
салып чыгып китүен шəйлəп кенə
калды. Бигрəк пөхтəлекне, чиста-
лыкны ярата да Рəшите! Меди-
цинада бу да бик мөһим шул.
Матвей Мудровның сүзлəрен
мисалга китерергə ярата ире.
“Син хəзер чирне өйрəндең һəм
авыруны белəсең, шуны да
исеңдə тот: авыру да сине сыный
һəм синең ниндилегеңне белə...”
“Баш хирург командировкадан
кайтып җитмəде, каладан да
ярдəм сорап өлгермибез. Бала
табучы хатын йөрəк чирле, бу
очракта кесаров кисемен отышлы
дип саныйм”, – дип каршы алды
“яшел” белгечне акушер-гинеко-
лог. Институттан соң эшлəү
дəверендə сукыр эчəккə һəм
төрле җəрəхəтлəр алып килгəн
кешелəргə операция ясарга туры
килсə дə, əлегə кадəр баланы ана
корсагыннан ярып алганы юк иде
Рəшитнең. Өстəвенə үзаллы
рəвештə. Баланы ана корсагын-
нан ярып алу табигый процесс
түгел, җитди операциялəрдəн
санала. Кулына пычак алган табиб
өчен дə, ана өчен дə куркыныч
адым. “Əгəр уңышлы булмаса?
Туачак сабыйны да, анасын да
саклап калалмасак?” Операция-
нең яхшы узачагына гарантия
биреп булмый, чөнки көтелмəгəн
төрле катлаулылыклар килеп
чыгарга мөмкин. Менə ул табиб
буларак биргəн антының сыналу
вакыты! Акушер-гинекологның
даны тирə-якка таралса да,
үзенең кулына скальпель тотканы
булмаган. Тик аңа ир-атларга хас
сыйфатларның берсе – тə вəк-
кəллелек хас иде. Шулай булма-
са, əле юньлəп тəҗрибəсе дə
булмаган, үзаллы операция яса-
маган хирургка баланы ярып
алырга ышанып тапшырыр иде-
мени?! Бəлки яшь хезмəттəшенең
кулларына үзенекенə караганда
ныграк ышануы билгеседер бу.
Хатын-кызга сиземлəү көче –
интуиция күбрəк бирелгəн, дилəр
бит. Əйе, бүген аның һөнəри оста-
лыгы бизмəнгə салыначак.
Бизмəннең дə ниндиенə əле!
Рəшит тугыз ай буе тилмереп
көткəн бəхете белəн күрешүне
өмет итеп торган хатын-кызга
ягымлы карашын юнəлтте.
Кемнеңдер кызы, кемнеңдер тор-
мыш иптəше, кемнеңдер якыны.
Булачак анага синең белемең
белəн сəлəтең генə түгел, игъ-
тибар лылыгың, ягымлы карашың,
тəмле сүзең дə кирəклеген аңлый
иде ул. Башкаларда булмаса да,
синдə булырга тиеш. Юк икəн,
димəк һөнəреңне ялгыш сай-
лагансың.
Рəшит салкын скальпельга җан
җылысын өреп, операция өстə-
ленə иелгəндə, аның артында,
башка вакыттагы кебек, тəҗри-
бəле белгеч – дəваханəнең баш
табибы, хирург басып тормый
иде...
Дилəрə, иренең кайчан кайта-
сын белмəсə дə, гадəттəгечə
иртəнге ашны хəстəрлеклəп
куйды. Дөрес, Рəшите аның ашау-
га талымсыз түгел, ни əзерлəсəң,
шуңа риза. Төшке аш вакытында
операциядə калган чаклары да
булгалый. Тик хирург өчен һөнəри
осталыктан башка, аякта нык
басып торуның мөһимлеген аңла-
масаң, аның хатыны да булып
яшəмə дə! “Дөрес уйлый сың”, –
дияр иде, əгəр дə килəчəкне бүген
күрсəтə, йə булмаса əйтеп бирə
торган берəр прибор булса. Иң
беренче, татарның дөньяга сибел-
гəн улларының берсен Казан
үзенə берничə тапкыр чакырып,
Ратнер, Сигал, Осиповский кебек
атаклы хирург-онкологларның
тəҗрибəсен өйрəтүе чагылыр иде
анда. Хирургик төеннəрне тиз һəм
оста итеп бəйлəргə өйрəнергə
мөмкинлек биргəн остазларына
гомер буе рəхмəтле булды Рəшит.
Кырык алты ел онкология диспан-
серы бүлегенə җитəкчелек итү
белəн бергə, көн саен сигез-ун
сəгатьлек катлаулы операция-
лəрне үз методикасы, үз техника-
сы белəн ясавын, яман шеш
авыруларын дəвалау буенча
алдынгы технологиялəр авторы
булып, “Алтын куллы хирург”
исеменə, Русия дəрəҗəсендə
танылган югары категорияле
табиб һəм башка бик күп данлы,
шəрəфле дəрəҗəлəргə лаек була-
сын да прибор аша карарлар иде,
əлбəттə. Бик күп халыкара симпо-
зиумнарда, пленумнарда катна-
шып, Европа онкологлары мəк -
тəбендə белем аласын да, тынгы-
сыз хезмəтенең саллы җимешлə-
ре – кандидатлык һəм докторлык
диссертациялəре як ласын да,
җəмəгать эшчəн легенə актив
бирелгəнлеген дə ачык итеп əйтеп
бирер иде бу замана приборы.
Ə əлегə бары алтмышынчы елга
күмелеп утырган бистəнең таңы
гына атып килə. Алда шатлык-
кайгыларга, сынауларга, җиңү-
җиңелүлəргə, югалту-табышларга
төренгəн көннəр, еллар океаны
шаулый. “Йə, ничек, барысы да
яхшымы?” – дип каршы алды
Дилəрə бераз талчыгуы йөзенə
чыккан, лəкин шатлыгы тышына
бəреп торган ирен.
– Əйтсəм ышанмассың да!
– Йə инде, тизрəк əйт, болай да
көчкə түзеп торам!
– Бер бəхетне тигез итеп əллə
ничəгə бүлеп була икəн, Дилəрə.
Ана кешегə, аның ике баласына
һəм...
– Дүртенчесе – син, шулай бит?
– Нəкъ өстенə бастың! Сүз
белəн генə аңлатып булмый тор-
ган хислəр кичерергə туры килде.
Беркем дə игезəк балалар туасын
белмəде, операция вакытында
гына ачыкланды. Бу шулкадəр
көтелмəгəн хəл булып чыкты,
хəтта катып калдым. Бу халəтем,
ике яңа кешегə дөньяга килергə
ярдəм иткəнгə сөенүдəн килеп
чыккандыр, дип уйлыйм.
Тамак ялгарга утыргач та, сүз
эш тирəсендə кайнады. “Белə-
сеңме, Дилəрə, кеше гомеренең
никадəр кадерле һəм табиб бу
гомер өчен никадəр җаваплы
булуын тирəнтен итеп бүгенге
төнге операциядə аңладым. Миңа
бик күп өйрəнергə кирəк. Төрле
катлаулы операциялəр үткəрелə
торган зур дəваханəлəрдə тəҗ-
рибə алмыйча, кешелəргə кирəкле
дəрəҗəдə ярдəм итə алмаячак-
мын. Əгəр белемнəрне күтəрү
курсына укырга китсəм, каршы
кил мəс сеңме?” Нишлəп каршы
килсен инде Дилəрə?! Əнə бит,
күзлəре ничек янып тора иренең
эше турында сөйлəгəндə.
* * *
Героемның бу истəлеклəрен
тыңлаганда, үзем дə дулкынлан-
дыргыч минутлар кичерəм.
“Сөеклелəрем! Укуларым озак-
ламый тəмамлана. Бөтенлəйгə
калырга кыстыйлар. Риза-
лашмадым. Дөрес, көн дə иртəн:
“Казан сөйли! 1181 метр дулкын-
лы радиостанция эшли. Мəскəү
вакыты белəн 7 сəгать 10 минут”,
– дип эшкə озаткан Казаннан,
бернигə алыштыргысыз, искиткеч
тəҗрибə биргəн остазларымнан
аерылуның авыр икəнлеген үзем
дə белəм. Лəкин... туган яклар
читтə йөргəндə үзенə бигрəк тə
нык тарта икəн. Тəпи баскан җир,
туган туфрак көч-куəт бирə
дигəннəре буш əйбер булмаганын
үз җилкəмдə татыдым. Бик сагын-
дым, сөеклелəрем! Əйтəсе кил-
гəнем шул, сезне Казанда көтеп
калам. Бергəлəп каланы карар-
быз, ə аннан кире үзебезгə паро-
ход белəн кайтачакбыз!”
Агыйдел елгасында кичтəн
пароходта йөзмəгəн кеше аңа
гына хас сихри матурлыкны,
илаһи хозурлыкны тоймаячак.
Бəлки, туган якларны, газиз-
лəремне сагыну шулай тəэсир
итəдер. Эх, баяным янында булса!
Уйнап җибəрер идем! “Карале
тирə-якка, нинди гүзəллек!” Мин
каютада кызыбызны əле генə
йоклатып палубага чыккан
хатынымның иңнəреннəн кочак-
лап алдым. Без күбеклəрен
тибрəтə-тибрəтə алга омтылган
ак дулкыннарны күзəтə башла-
дык. Ул чагында дулкыннарда
барлыкка килгəн күбеклəр төрле
минераль калдыклардан торга-
нын, аларның җилдə кибеп, гади
тузан булып төрле якка таралга-
нын белми идем. Күплəрнең күңел
бушатуларын, күз яшьлəрен,
көчсез чакта ачыргалануларын
үзеңə җыя-җыя саегып беттең
ахыры, гүзəл Агыйдел!
Пароходта кайтканда мин хаты-
ным белəн үземнең уй-планнарым
белəн бүлештем.
– Үземне бары хирургия өлкə-
сендə күрəм, дөресрəге хирург-
онколог итеп. Бу карарым Казанда
барлыкка килде. Җиңел булмая-
чагын белəм, секундлар белəн
исəплəнгəн киеренке очракларны
күрергə өлгердем. Соңгы өмет
кыллары өзелгəндə, шул кыллар-
ны тылсымчы кебек, чи шелмəслек
итеп бəйлəп, кешелəрне яшəтəсе
килү телəге мине ныграк үзенə
тарта. Тик аның өчен башта ике ел
хирургия кафедрасында клиник
ординатура үтəргə туры килəчəк.
– Тагын... аерылабызмыни?
– Юк, Уфага бергə китəчəкбез,
җаным!
– Мин каршы түгел, Рəшит. Тик...
– Җиңеп булмый торган чир
белəн алышырга җыенасың
димəкче буласыңдыр. Барысын
да уйладым. Казан минем өчен
зур тəҗрибə мəктəбе булды.
Төрле катлаулы операциялəр
үткəргəндə катнашырга туры
килде, мөстəкыйль рəвештə дə
эшлəдем. Күзəттем, укыдым,
өйрəндем һəм беренче нəтиҗəлəр
чыгардым. Əйе, мин бу усал чиргə
көрəш ачам. Алыш җиңеллəрдəн
булмаячак – тəвəккəллек, тү зем-
лелек, кеше кайгысын үзенеке
итеп кабул итүчəнлек һəм тагын
бик күп сыйфатлар сорый бу эш.
Мин моңа əзер. Шəфкать туташы
буларак, аңлап торасың, белемне
камиллəштермичə, давалауның
яңа алымнарын үзлəштермичə,
алга китеп булмаячак. Үз-үземə
ышанычым да, телəгем дə бар. Ə
телəге булган кешегə мөмкин-
леклəр һəрвакыт ачылып тора.
Еллар узгач, шуны уйлап куям,
Дилəрə кебек ышанычлы иңем
булмаганда, мин һөнəремдə
уңышларга ирешə алыр идем
микəн?
* * *
Дилəрə Рəшитнең үзен-үзе
аямыйча, фанатларча җаны-тəне
белəн эшенə бирелгəненə борчы-
лып та куя. Хирург-онкологка про-
фессионаллык белəн бергə,
үз-үзеңə үтə дə талəпчəн булу,
табигый сəлəт, энергия, гаҗəеп
көчле интуиция дə, физик көч
талəп ителгəнен аек акыл белəн
аңласа да, кабул итеп бетермəгəн
вакытлары да булгалый. Менə
бүген дə ярты ел элек районнан
килеп, күкрəк бизлəренə опера-
ция ясалган хатын-кызның хəле
авыраеп китеп, буранлы көндə
кичекмəстəн юлга чыгарга туры
килүенə көне буе көялəнеп
йө рергə туры килде.
Телефоннан иренең тавышын
ишеткəч, бер-бер артлы сораулар
тезелеп китте.
– Рəшит! Син кайда? Барып
җиттеңме? Бар да яхшымы?
Авыруның хəле ничек? Кайчан
кайтасың?
– Иртəгəсез кайтып булмас, соң
килеп җиттем. Юллар җиңел
машина белəн үтəрлек булмады,
шуңа водительне кире бордым.
Үземə берничə транспорт алыш-
тырырга туры килде. Иң мөһиме,
авыруның əлеге чире белəн,
минем ике ел элек ясаган опера-
ция арасында бернинди бəйлелек
юк, – диде.
– Нəрсə булган?
– Салкын тидергəн, үпкəлəре
шешкəн.
“Яхшы хуҗа этен дə чыгармас
бер көнне, машинаны водителе
белəн калага борып, синең кебек
Гиппократ антына тугрылыклы,
үҗəтлəр генə “попутка”дан “попут-
кага” юлларын дəвам итəлəрдер”,
– дип əйтергə уйлаган иде дə,
иренең андый сүзлəрне ошатма-
вын чамалап, телен аркылы
тешлəде.
– Димəк, күбрəк курку гына булган?
– Əйе, шулайрак. Юлга чыккан-
чы ук, авыруның тарихын күтəреп,
яңадан бөтен анализларын карап
чыгып, шиклəнерлек əйбер тап-
маган идем. Тик кеше организмы
үтə дə катлаулы əйбер. Яман
шешкə операция кичереп, озак
еллар буе сəламəт яшəүчелəр
бар. Организмның каршы тору
сыйфатлары үзгəреп китəргə дə
бик мөмкин. Əллə теге вакытта
диагноз дөрес куелмаганмы, дип
тə уйлап куйган чаклар була.
Шулай да минем килүемнең фай-
дасы, килмəүгə караганда күпкə
күбрəк булды. Хəзерге хəлəтегез-
нең ясалган операциягə кагылы-
шы юк дигəнне минем авыздан
ишеткəч, сөенгəнен күрсəң! Һич-
шиксез аякка басарга тиеш.
Кешене өмет, ышаныч яшəтə бит.
Дүшəмбе көнне Бадыйковка
министрлыктан районара ки ңəш-
мəдə “күрсəтмə” операция ясая-
чагын əйтеп шылтыраттылар.
Операциянең уңышы хирург ның
осталыгыннан бигрəк, диагнозның
вакытында һəм дөрес куелуына
бəйле булганын аңлаган табиб,
авыру тарихын карагач, “аһ!” дип
куйды. Күптəн түгел генə респуб-
лика дəваханəсеннəн операция
файдасыз дип, өенə кайтарып
җибəрелгəн ханым иде ул. Ни
өчен “күрсəтмə“ операция өчен
нəкъ шушы авыру əзерлəнгəн?
Тик мотивлар ачыклап утыра тор-
ган вакыт түгел, авыруны үзе
карарга булды. Карагач, тагын да
ныграк гаҗəплəнде. Ашказа-
нындагы яман шештəн пациент
нык көчсезлəнгəн булып чыкты.
Нəрсə эшлəргə? Тупланган тəҗри-
бəсе, белем багажы һəм сиземлəү
тойгысы аякларын палатага
кабаттан тартты. Рəшит үзенең
рухи һəм физик көчен утыз биш
яше дə тулмаган ханымга күче-
рергə телəгəндəй, аның кулла-
рыннан алды. Шул вакытта ул
авыруның тормышка тырнаклары
белəн ябышырга əзерлеген тоем-
лады. Икелəнүле уйлар бер
мизгелдə юкка чыкты. “Без бер-
гəлəп чирне җиңəчəкбез, тө шен-
келеккə генə бирелмəгез! Минем
сезнең гомерегезне озайтырга
телəвемə ышаныгыз! – диде, аның
күзлəренə карап. Үзендə ышаныч
тоеп, палатадан чыккан табибны
хезмəт тəшлə ренең, шул исəптəн
танылган профессорның, опера-
ция ясауга ризасызлыгы каршы алды.
– Хезмəттəшлəрем, мин хирур-
гик кысылуның бик сирəк кулла-
ныла торган, əмма нəтиҗəле
методикасына таяначакмын.
– Рəшит Газизович, Сезнең моңа
кадəр уңышлы һəм бик тə уңышлы
операциялəр башкарганыгызны
беркем дə инкарь итми. Лəкин бу
очракта үзсүзлегегез кешелəрнең
безгə, табибларга, карата булган
ышанычын какшатачак.
– Мин авыруга һəм үземə ыша-
нам. Күз алдына китерегез, аңа
операция булмаячак дип əйтү
нинди тəэсир ясаячак?
– Лəкин бер процент шанс була
торып, Сезнең аңа өмет бирүегез
аңлашылмый. “Күргəзмə” опера-
ция вакытында пациентның үлүе
беребезне дə бизəмəячəк.
– Яхшы, бөтен җаваплылыкны
үз өстемə алам. Ятып калганчы,
атып калыйк. Авыру тарихы белəн
барыгыз да танышсыз, бу диаг-
нозны бер генə төрле дəвалап
була. Лəкин уңышлы хирургик
операция гомерне саклап алып
калырга мөмкин дигəн сүз.
Казандагы остазы Валерий
Михайлович Осиповскийның:
“Авыру стационарга килеп элəккəн
икəн, бөтен шик-шөбһəлəр опера-
ция файдасына хəл ителергə
тиеш”, – дигəнен һəрчак исендə
тоткан хирург-онколог бераздан
коллегаларын үз ягына аударуга
иреште.
Барысы да уңышлы тəмамлан-
ды: операциядəн соңгы дəвалау
да шома гына узды, дəваханəдəн
авыру канəгатьлəнерлек хəлдə
өенə кайтып китте һəм шактый
озак вакытлар яшəде. Рəшит
Газиз улы янына бер килгəндə:
“Белəсезме, доктор, башта мин
операция өстəлендə үлүдəн кур-
кып, баш та тартмакчы идем.
Əмма сезнең үз-үзегезгə шул-
кадəр ышанганыгызны күреп
ризалаштым! – диде. “Чиргə
каршы табиб белəн авыру бер
булып көрəшсə генə, аны җиңеп
була, сез миңа үзегез дə бик
ярдəм иттегез, хөрмəтлем”.
* * *
Бадыйков абый, гомерлек юлда-
шы – баянын кулына алды. Махсус
музыка белеме булмаган кеше дə
димəссең! Баянына кушылып
җырлаганда, ирексездəн йөзен-
нəн тəгəрəгəн яшь бөртеклəре тиз
генə кибəргə уйламый. Шушы
халəттə аны тыңлавымны дəвам
итəм.
“Хəзер күбрəк вакытым кала
читендəге йортыбызда уза. Авыл
безнең каныбызга сеңгəн, җир
эше үзенə магнит кебек тартып
тора. Зарланмыйм. Миңа рəхəтлек
кенə бирə бу эшлəр. Яшем туксан-
га тəгəрəсə дə, тормыш белəн
кызыксыну, дəрт бетмəгəн əле.
Кайбер очракта телəклəрем
яшемə һəм хəлемə дə туры килми
кебек. Сəгатьлəр буе баянда
уйнап һəм җырлап, кешелəрнең
күңеллəрен күтəрəм. Беренче эш
башлаган бистəдə Əкрам ага
Даутов белəн аралашып, җыр-
лашып утырган табыннар искə
килеп төшеп, лəззəтле минутлар
кичерəм. Андый вакытларда, баян
күреклəре үзеннəн-үзе халыкның
үз җырына əверелдергəн, күңе-
ленə сеңдергəн “Сəлам сиңа,
əнием” җырын тарта башлый.
Юкка гына Русия Федерациясенең
халык артисты Альберт Əсəдул-
лин аны “иң назлы, иң ягымлы,
җанга якын, җирдə иң якты һəм
якты җыр” дип атамады.
Сəлам сиңа, əнием,
Ерак-ерак җирдəн.
Сəлам сиңа күңелем түреннəн.
Балачакларымда,
Кысып кочагыңа
Сөйгəн улларыңның берсеннəн.
Əнием, күз нурым,
Көт мине, кайтырмын.
Дилəрəм белəн оныклар, турун-
нар куанычы татып яшибез.
Калада үткəн мөһим чараларда
абруйлы кунак буларак катнашыр-
га да туры килə. Яман шеш авыру-
ын булдырмау өчен нилəр
эш лəргə кирəклеген халыкка
аңлатуны үземнең төп бурыч-
ларымның берсе дип исəп лим.
Кешелəргə файдалы булып
яшəвемнəн куаныч табам.
Тормыш – алыш мəйданы. Минем
гомерем дə алышта үтте. Күк-
лəрдəн би релгəн вакыт кадəрле
мин бу мəйданда булырмын.
Алыш дəвам итə.
Бүген каладагы чараларның
бер сенə чакырулымын. Шуңа күрə
кичə үк каладагы фатирыбызга
кайтырга туры килде. Мине алыр-
га кала хакимияте машинасы
килеп җиткəнче, гəҗит-журналлар
сатып алырга уйладым.
– Саумысыз, Рəшит Газизович!
– Саумысыз-исəнмесез!
Кала урамнарында, йə булмаса
башка җирдə исəнлəшүлəргə
кү негеп беткəн кеше мин. Таны-
мыйрак торсам, үзлəре искə
төшерə. Əлбəттə, аларның күбесе
кайчандыр миңа үзлəренең про-
блемалары белəн мөрəҗəгать
иткəн кешелəр. 100 меңнəн артык
операция ясаган авыруларны да,
аларның якыннарын да истə тоту
мөмкин түгел.
– Сез минем хатыныма опера-
ция ясаган идегез.
Беренче соравым: “Хатыныгыз
исəнме?” – булды. Чөнки яшерен-
батырын түгел, бу усал чирдəн
барысын да көтəргə була.
– Исəн, шөкер! Рəхмəтлəребез
чиксез сезгə.
Ул берүзе генə түгел, җиде
баласы белəн əнилəренең туган
көненə чəчəклəр сайлаган чагы
булып чыкты. Ике минут та үтмəде
кулына чəчəклəр гөллəмəсе
күтəреп əйлəнеп килде.
– Рəшит Газизович! Бу чəчəклəр сезгə.
Башымда бер генə уй бөтерелə
– чəчəк түтəле төрле төслəрдə
атып утырган чəчəклəре белəн
генə купшы була икəн! Безнең
эштə, аеруча, үзара ярдəм һəм
үзара хөрмəт итешеп эш итү
мөһим. Əйе, мин беркайчан да
һөнəри "сер" яшермəдем, көндəш-
лектəн курыкмадым. Кеше
сəламəтлеге белəн бəйлəнгəн
урында көндəшлек булырга тиеш
түгел. Кул астында эшлəгəн
хезмəттəшлəрем белəн дə
киңəшлəшеп, фикерлəрен тыңлап
эш иткəндə генə алга барып булуы
күп тапкырлар исбат ителде”.
* * *
Бронхта һəм трахеядə, шулай ук
ашказанында, катлаулы опе-
рациялəр эшлəгəн Рəшит
Бадыйковны республикада гына
түгел, башка төбəклəрдə дə бик
яхшы белəлəр. Үзенең бай һəм
уникаль тəҗрибəсен яшьрəк
табибларга тапшыруыннан һаман
туктаганы юк аның. Яман шеш
авыруларына дөрес диагноз
куюда аңа тиңнəр юктыр. Җаны-
тəне белəн һөнəренə бирелеп,
һəрвакыт эшендə югалу өчен олы
Рəшитов кына җитмəде, кече
Рəшитов та шушы ук юлны сайла-
ды. Улының карарына ата-ана
каршы килмəде, киресенчə хупла-
ды. Кеше гомерлəренең сагында
торган һөнəрнең нечкəлеклəрен,
осталык серлəрен, яшьтəн үк
җиңнəрен сызганып, явыз чир
белəн алышка чыккан əтисеннəн
өйрəнер əйберлəре күп аның!
Эшеңне лаеклы дəвам итүче
булуы, рəхимсез алышта тагын
бер җиңүгə ирешү, дигəн сүз
түгелме?! Һичшиксез җиңелəчəксең син, явыз чир!
Люция ӘБЛИЕВА.