-20 °С
Болытлы
Шатлыгы белән уртаклашып, Чакмагыш егете үзенең телеграм-каналын укучыларга түбәндәге мөрәҗәгать белән чыкты: “Мин медицина университеты дипломын алдым, анда магистратурада “социаль эш” белгечлеге буенча укыдым. Чынлыкта, бу минем өчен гади генә диплом түгел, ә тагын да зуррак максатка юл ачучы нокта: 10 ел эчендә Рөстәм Нәбиев клиникасын төзеп, ачуны планлаштырам, ул реабилитациягә юнәлдерелгән булачак. Минем зур тәҗрибәм бар, ул мин үземдә тоемладым. Ничек кирәк һәм ничек ярамый икәнен беләм. Бу максатның тормышка ашуына бик ышанам.”
Якташыбызга уңышлар телибез!
Чыганак: Нәбиевларның телеграм-каналы.