Барлык яңалыклар
Шәхес
23 июль 2025, 17:27

Марат Кәримов. “Кыз” сүзе картка җан өрде

Мәхәббәт  хакында сөйләү дә сырхауны  терелтә икән. Минемчә, докторлар авырган картларны дару белән түгел, тәүге мәхәббәтләрен сөйләтеп дәваласалар, файдасы күбрәк булыр иде.

Марат Кәримов. “Кыз” сүзе картка җан өрде
Марат Кәримов. “Кыз” сүзе картка җан өрде

Алтмышынчы елларда бугай, төгәл генә истә калмаган, безнең авылга Мәҗит Рәфыйков килеп чыкты. Ул үзе тумышы белән Җиде болак Күгәрчененнән. Казан университетын  тәмамлыйм дигәндә генә аны, сәяси җинаятьтә гаепләп, төрмәгә утырталар. Озак еллар тоткынлыкта газап күргәннән соң, ул кабат Казанга кайта һәм гыйльми эшләр белән шөгыльләнә башлый. Авыллар тарихы белән кызыксына. Борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне өйрәнә. Менә шул эше аны безнең авылга китергән  иде.

– Авылыгызда иң өлкән кеше кем? – дип сорады ул әтидән.

Әти аңа Хәллә картны әйтте. Ул яшь чагында биле астына кереп атны да күтәрә алган икән, дип сөйлиләр иде  малайлар.

Хәллә карт  хаста хәлендә сәкегә җәелгән түшәктә ята иде. Мәҗит аннан унтугызынчы гасырдагы көнкүреш хәлләрен, гореф-гадәтләрне сораша. Картның хәлләре бик шәптән түгел, тавышы көчкә чыга, сүзләре өзек-өзек булып ялкау гына бер-берсенә ялганалар.

– Кызлар белән ничек таныша идегез? – дип сорап куйды Мәҗит.

“Кыз” сүзен ишетү белән картка җан өрделәрмени, ул торып дигәндәй утырды, күзләренә дә нур өстәлде.

– Авыл очындагы мәйданга кызлар уенга җыела иде, – дип сөйли башлады Хәллә карт. – Безне – егетләрне түгәрәк эченә кертмиләр. Кызларны уратып аналары баскан. Без кызларның күңел ачуын читтән генә күзәтәбез. Шунда җаен туры китереп, күңелеңә ошаган кызның яулыгын эләктереп качасың. Кыз синең артыңнан йөгерә.

– Шуннан кыз сине куып җиткәч, ни була? Үбешәсезме?

– Кая үбешү! Кызы артыннан әнисе дә йөгерә бит, – дип Хәллә карт авыр сулап алды да кире түшәгенә егылды.

Менә бит, мәхәббәт  хакында сөйләү дә сырхауны  терелтә икән. Минемчә, докторлар авырган картларны дару белән түгел, тәүге мәхәббәтләрен сөйләтеп дәваласалар, файдасы күбрәк булыр иде кебек.

Мәҗит Рәфыйков әлеге вакыйганы бәлки язып та чыккандыр, әмма миңа укырга туры килмәде. Ул югары эрудицияле якты шәхес иде. Цицеронның сенатта ясаган бер чыгышын латин телендә яттан сөйләгәне дә хәтергә сеңеп калган.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас